ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе уку порталы "Тикшерү-күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп коруда төп чаралар" темасы буенча ерактан торып белем алу мөмкинлеген бирә.

Әлеге укыту тикшерү һәм күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп коруда төп чараларга багышлана һәм контроль (күзәтчелек) органнарының эш принципларындагы мөһим яңалыкларны аңлатуны максат итә.

Сылтама буенча үтеп, укуларда теркәлә аласыз, һәм шунда ук аларны үтү мөмкинлеге каралган.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 19 гыйнварында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмэт-Милосердие"  берләшмәсе әгъзалары һәм республика  муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары берләшмәләре җитәкчеләре өчен уку-укыту семинары булды.

Кереш сүз белән республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмэт-Милосердие"  берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте.

Икътисад министрлыгыннан вәкил министр урынбасары Олег Пелевин булды.

Олег Пелевин үз чыгышында Стратегия-2030 ны гамәлгә ашыруның "Кеше капиталы" юнәлеше буенча төп нәтиҗәләре турында, шулай ук хәл ителергә тиешле бурычлар хакында сөйләде.

Семинарга йомгак ясалганнан соң, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 

Инновацияләргә ярдәм фонды «КООПЕРАЦИЯ» программасы буенча кече предприятиеләрдән гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Программа кече предприятиеләр һәм  Индустриаль партнерлар арасында партнерлыкны НИОКР үтәү кысаларында үстерүгә юнәлтелгән.

Грант күләме, әгәр бюджеттан тыш акчалар хисабына грант суммасының кимендә 100 проценты финанслашса, иң күбе 25 млн. сум тәшкил итәчәк. Финанслашу грант алучы тарафыннан (үз акчалары һәм/яки җәлеп ителгән акчалар исәбеннән) һәм/яки Индустриаль партнер тарафыннан тәэмин ителергә мөмкин.

Гаризаны АС Фонла-М системасы аша 2018 елның 26 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин:  http://online.fasie.ru

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2018 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасының Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Зеленодольск  моношәһәрләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территорияләрнең (СИҮАБТ) эшләве мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге карарлары белән Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай моношәһәрләре территорияләрендә төзелгән СИҮАБТнең үсеше һәм эшләвенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

 


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

2011 елда "Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгән иде, шул вакыттан башлап ул беренче редакциядәге тугыз биттән күләме ягыннан өч тапкырга зурайды. Аерым нигезләмәләрен төгәлрәк ачу  өчен Хөкүмәт күпсанлы карарлар һәм күрсәтмәләр чыгарды һәм чыгаруын дәвам итә. Декабрьдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән төп үзгәрешләрдән түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк: катнашучылары буры тик кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гына гыйбарәт булачак сатып алулар Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлектәге электрон кырларда гына һәм законнарда билгеләнгән ысулларның берсе белән генә (конкурс, аукцион, тәкъдимнәрне сорату, котировкаларны сорату) үткәрелә алачак.

 

Бүген, 2018 елның 19 гыйнварында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасы Вәкиллегенең Икътисад департаменты җитәкчесе Томас Граф булып китте.

Әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов киңәшмә үткәрде, аның барышында Татарстан Республикасының икътисадый мөмкинлекләре күрсәтелде һәм немец компанияләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлеге, шулай ук чит ил производстволарының төбәк территориясендә урнашуы турында фикер алышынды.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 18 гыйнварында "Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр" Гайдар форумының "Цифрлаштырылган җитештерү чорында кластерлы якын килү" чарасы кысаларында "Инновацияле кластерларны - дөньякүләм дәрәҗәдә инвестиция өчен кызыклы лидерларны үстерү" өстенлекле проектында катнашучыларның Европа бизнесы ассоциациясе тарафыннан җәлеп ителә торган потенциаль чит ил инвесторлары белән питч-сессиясе узды.

 

2018 елның 10 сентябреннән алып 15 сентябренә кадәр Алушта шәһәрендә (Кырым Республикасы) чираттагы "Икътисадның инновацияле үсеше проблемалары һәм перспективалары: төбәкләрне үстерүнең инновацияле юлы" 23 нче халыкара фәнни-гамәли конференциясе булачак. Конференция эшендә гадәттәгечә милли фәнни академияләр, министрлыклар һәм ведомстволар, өлкә һәм җирле дәүләт администрацияләре, инновацияле предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары галимнәре һәм белгечләре катнаша.

 

2017 елның 29 декабрендәге 479-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законга дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү күпфункцияле үзәкләрендә (МФЦ, "Минем документлар" офислары), гариза бирүче тарафыннан бер генә гариза бирелеп, берничә дәүләт хезмәтен (муниципаль хезмәтне) күрсәтү мөмкинлеген беркетү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

 

 

2017 елның 28 декабрендәге 433-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International