2018 елның 30-31 гыйнвары көннәрендә Татарстан Республикасының машина төзү кластеры тарафыннан "ИННОКАМ" Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасының Кама кластерлы үсеш үзәге ярдәме белән Мәскәү шәһәренә бизнес-миссиядә катнашу өчен сәнәгать предприятиеләре делегациясе туплана.
Бизнес-миссия программасында Мәскәү шәһәренең түбәндәге иң эре предприятиеләренә бару планлаштырыла: "Транснефть" ГАҖ, "Интер РАО" ГАҖ, "Концерн Росэнергоатом" АҖ, "СИБУР Холдинг" ГАҖ, "МОЭК" ГАҖ, «ТВЭЛ" АҖ.
Әгәр Сез оештырыла торган бизнес-миссиядә катнашырга теләсәгез, Сездән иң соңгы көне 2018 елның 19 гыйнвары булган срокта электрон адреска заявка көтеп калабыз: tregubova.e@innokam.pro. Сезнең белән элемтәдә торучы зат – Евгения Трегубова, тел.: +7 (8552) 53-07-07 (өст. 208), моб.: +7 (965) 625-79-16.