Дәүләт метрология күзәтчелеген үткәргәндә куркынычлылыкны ачыклау алымын куллануны билгели торган үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1643 номерлы Карары белән расланды һәм әлеге төр күзәтчелекне гамәлгә ашыру турындагы Нигезләмәгә төзәтмәләр кертәләр.
Расланган документ юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның эшчәнлеген аерым куркынычлылык категориясенә кертү критериеләрен, шулай ук куркынычлылык категориясен билгеләү турында карар кабул итү тәртибен билгели.
Моннан тыш, билгеләнгән куркынычлылык категориясен, юридик затны яки ндивидуаль эшкуарны 19.19 статьяда каралган административ хокук бозу кылган өчен административ җаваплылыкка тарту турында карар булу-булмауга карап, югарырак яки түбәнрәк куркынычлылык категориясенә үзгәртү тәртибе каралган.