Бүген Сочида Татарстан Республикасы Россия инвестицион форумы кысаларында "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисад банкы)" һәм "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тышкы икътисад банкы рәисе Сергей Горьков кул куйдылар.
Меморандумга кул куяр алдыннан Рөстәм Миңнехановның Сергей Горьков белән эшлекле очрашуы узды. Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнашкан очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә кайбер инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өлешендә Тышкы икътисад банкы белән хезмәттәшлек, башка юнәлешләр буенча эш итү мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида уза торган инвестицион форумда "Алабуга" махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты" проекты мисалында Россия Федерациясенең сәнәгать менеджменты өлкәсендә квалификацияле белгечләргә ихтыяҗын тәэмин итүдә Татарстан Республикасының тәҗрибәсе турында сөйләде.
Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2018" Россия инвестицион форумы чараларында катнаша. Татарстан Республикасы делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" Махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты эше турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида уза торган инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Россия Федерациясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баруда преференцияле шартлар тудырылган территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләү сораулары Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенә (РИТА) кергән төбәкләрнең губернаторлары катнашкан фикер алышуларның төп темасы булды.
Фикер алышуларда Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае һ.б губернаторлар, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында "Сочи-2018" Россия инвестицион форумы (2018 елның 14-18 феврале) чараларында катнаша.
Форум кысаларында Фәрит Габделганиев Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Козак катнашлыгындагы "Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре" сессиясендә, һәм шулай ук "Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы" сессиясендә катнашты. ... Икътисад министры шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Шувалов катнашлыгындагы "Моношәһәрләр: киләчәкне проектлаштырабыз" сессиясендә катнашыр дип көтелә.
Форум кысаларында кайбер документлар - Татарстан Республикасы икътисадына кагылышлы меморандумнар һәм килешүләр имзаланыр дип көтелә.
Бүген Сочи шәһәрендә Олимпия паркының Төп медиаүзәге мәйданчыгында Россия инвестицион форумы-2018 старт алды (форум чаралары 15-16 февраль көннәренә планлаштырылган). Быел форумның төп темасы "Киләчәк образын формалаштырып" дип атала.
Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме һәм Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев катнашлыгында уза. Барлык төбәк башлыклары диярлек, һәм шулай ук әйдәп баручы компанияләрнең топ-менеджерлары катнашачак сессияләрдә сәламәтлек саклау, экология, цифрлы мәгариф һәм шәһәрләрнең инновацион үсеше, Россия хезмәт базарының киләчәге темалары яктыртылачак.
Югарыда аталган сессия кысаларында Россия Федерациясенең сәнәгать менеджменты өлкәсендә квалификацияле кадрларга ихтыяҗын тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасына рәхмәт белдерелде. Бу уңайдан "Алабуга" Корпоратив университеты проектының уңышлы тормышка ашырылуы билгеләп үтелде.
КМТТУ-КАИның Германия - Россия яңа технологияләр институтында
(Четаев ур., 18а йорты) 13:00 сәгатьтә видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы КБО вәкилләре өчен "Социаль проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президенты грантын ничек алырга?" дип аталган белем бирү семинары уздырыла.
Семинарны Президент грантлары Фонды директоры Илья Чукалин алып барачак.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары КБО вәкилләре өчен семинар видеоконференция элемтәсе режимында трансляцияләнәчәк.
Семинарда катнашу өчен оештыру мәсьәләләре буенча (843) 233-72-87 телефонына шалтратырга яисә ciss.rt@mail.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хәзерге вакытта Тышкы икътисад банкының сертификацияләнгән менеджерлары урынына кандидатлар сайлап алулар үткәрелә. Аларның төп максаты төбәкләрдә инвестицияле проектларны эзләү һәм аларга ярдәм күрсәтү булачак.
Сертификацияләнгән менеджер роленә төбәк үсеше институтлары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, төбәк бизнесы вәкилләре кандидатуралары карала, һәм шулай ук хакимият органнары һәм инвестицион-финанс өлкәсендә тәҗрибәсе булганнар да бу урынга дәгъва кыла ала. Платформада гаризалар кабул итү 2018 елның 21 февраленә кадәр дәвам итә.
Тышкы икътисад банкы командасы түбәндәге электрон адреска юлланган барлык сорауларга җавап бирергә әзер: regions@veb.ru.
Бүген «ТИСБИ» идарә университеты базасында «Татарстан – Новый Век» – «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы күчмә утырышы булды, аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
"Остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре" бөтенроссия конкурсында гран-при «Аэрофлот» ГАҖнең очарга өйрәнүчеләр отряды командиры Мәскәүдән Николай Изосимовка бирелде. Ул яңа хезмәткәрләрне эшкә керештерү һәм аларны махсус әзерлек узу барышында озатып йөрү проекты белән ел остазы булды. Бүләкләү тантанасы 14 февральдә Мәскәүдә "Остаз - 2018" форумында булды.
"Бизнеста һәм эшкуарлыкта остазлык" номинациясендә 1 урынны Булатов Айдар Нәфис улы, Эшкуарлык фабрикасы, Бизнеска ярдәм һәм аны үстерү фонды, Татарстан Республикасы алды.
Конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән 4186 гариза алынды.
Ачыклык, кызыксындырылганлык, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга әзерлек, карарлар кабул иткәндә әхлак принциплары, буыннан-буынга тапшыру сәясәтен үткәрү – хакимият органнарындагы бүгенге көн идарәчесе ия булырга тиешле сыйфатларның тулы булмаган исемлеге әле бу, дип тәгаенләделәр 13 февральдә "Остаз" бөтенроссия форумы кысаларында узган "Түрә 2.0 – дәүләт хезмәтендә остазлык" дискуссиясендә катнашучылар.
"Теләсә кайсы җитәкче үзенең китүеннән соң, инде билгеләнгән курста кискен борылыш булмасын өчен, аның уйланган максатларына, кыйммәтләренә теләктәш булган команда калуын тели. Мин буыннан-буынга тапшыру тарафдары", – дип Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов үз фикере белән уртаклашты.
Ул үз төбәгенең яшьләр хөкүмәте җитәкчесе белән таныштырды һәм өлкә белән идарә итүгә "түрә 2.0" форматындагы яшьләр килсен өчен алмашны бүгеннән үк әзерләве турында җиткерде.