ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

G100k Нефть-газ стартаплары өчен бөтенроссия конкурс-акселераторында катнашуга гаризалар кабул итү 2018 елның 25 февралендә төгәлләнә. И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты (МТУ) һәм  РВК катнашында, Phystech  Ventures инвестицион ярдәме  белән төзелгән  North Energy Ventures оештыручы буларак катнаша.

Конкурста җиңүчеләр проектлары өчен 100 000 доллардан 1 000 000 долларга кадәрле күләмдә инвестицияләргә, һәм шулай ук Россия һәм халыкара нефть-газ компанияләре арасында проектларын алга этәрү программасында катнашуга исәп тота алалар.

Конкурс турында тулырак.

Гаризалар кабул итү түбәндәге сайтта ачык: http://g100k.com/

Татарстан Республикасы КБО вәкилләре өчен "Социаль проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президенты грантын ничек алырга?" дип аталган белем бирү семинары 16 февральдә КМТТУ-КАИның Германия - Россия институтында видеоконференция элемтәсе режимында ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы, КБО ярдәм буенча ресурс үзәге ярдәме белән үткәрелде. Семинарга барлыгы 400дән артык катнашучы теркәлгән иде.

Исегезгә төшерик, инде февральдә үк граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы,  социаль мөһим проектлар, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча чираттагы конкурска старт бирелә.  Илья Чукалин сүзләренә караганда, агымдагы елда гомуми грант фонды 8 млрд сумны тәшкил итә.

Белем бирү семинарының презентациясе ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.


18
февраль, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 16-18 феврале көннәрендә "Волга" Яшьләр үзәгендә Профсоюзлар оешуның 100 еллыгына багышланган "Мин - Профсоюзның таяну ноктасы - 2018"   II Яшьләр профсюзы белем бирү форумы үтте. Россия дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать тәэминаты хезмәткәрләре Гомумроссия профсоюзының Татарстан оешмасы форумны оештыручы булып тора.

Форумда түбәндәге проектлар актив тикшерелә: "Остазлык", "Инновацияле идеяләр банкы", "Һөнәри үсеш", "Хакимияткә ышаныч".

Форумда катнашучыларның барысы да белем бирү программасын уңышлы үтүләре турында сертификат алдылар.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәкләр башлыклары белән очрашуында катнашты. Очрашуның төп темасы – бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары һәм пространствода үсеш һәм инфраструктур чикләүләрне бетерү стратегиясе.

«Мондый очрашулар вакытында төбәкләр җитәкчеләеренең Хөкүмәт җитәкчелеге белән турыдан-туры мәгълүмат алмашу, Хөкүмәт әгъзаларына сораулар бирү мөмкинлеге бар. Бездә губернаторлар корпусы бик яңарды. Кайберләрегезнең Хөкүмәт составында эшләгәндә бөтен ил күләмендә карарлар кабул итү тәҗрибәсе бар, бүген исә бу тәҗрибәне урыннарда  куддану мөмкинлеге туды. Мондый очрашу мөһим, чөнки ул башка төбәкләр җитәкчеләре белән үзара аралашу мөмкинлеге тудыра, бер-берегезгә сораулар бирергә, киңәшләшергә мөмкинлек бар», - дип башлады чыгышын Дмитрий Медведев (төгәлрәк - http://government.ru/news/31397/).

 

Быел Татарстанның без бергәләп эшләгән Стратегия-2030 программасына 3 ел була. Стратегияне раслау турындагы Законга (№40-ЗРТ, 17.06.2015) ярашлы, кирәк булганда 3 елга бер мәртәбә аңа үзгәрешләр кертү каралган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов күрсәтмәcе буенча, Стратегия-2030 программасына үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Беренче чиратта ул Россия Федерациясенең 2035 елга кадәрге үсеш стратегиясенә ярашлы булырга тиеш, һәм шулай ук үсештәге цифрлы икътисад тарафыннан тудырылган технологияләрне исәпкә алырга тиеш.

Республикада һәркем өчен аның киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге тудырыла.

Моның өчен Стратегия-2030 сайтына кереп, "Стратегияне тикшерүдә катнаш" бүлегендә үз тәкъдимнәреңне калдырырга кирәк.

Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында "Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы" панель сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Сессия модераторы "Сбербанк" ГАҖ идарәсе рәисе, президенты Герман Греф иде. Чара туры эфирда "Россия 24" каналында трансляцияләнде. 

Панель сессиядә катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар актуаль тема турында фикер алыштылар - илдә эшкуарлыкка үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга ни комачаулый? Әйтелгәнчә, бүген эшкуарлар артык административ басымга, планнан тыш тикшерүләргә, кредит ресурсларны ала алмауга һәм үсешкә кирәкле инфраструктура булмауга зарланалар. Моннан тыш, үсешкә эшкуарлык компетенцияләре җитмәү һәм квалификацияле кадрлар дефициты да өстәмә киртә булып тора. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырды.

Башта Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Паскуале Терраччано белән очрашты. Үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, киләчәктә республикада Италия бизнесын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Италия бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, соңгы берничә ел эчендә Татарстан белән Италия арасында товар әйләнеше сизелерлек кимегән. Шулай да 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Италия Республикасы арасында ике яклы тышкы сәүдә күләме 2016 ел белән чагыштырганда 37%ка арткан.

Перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, нефть эшкәртү, автомобильләр төзелеше, шиннар җитештерү, медицина тармакларын атады. 

Үз чиратында Илче әфәнде берничә Италия компаниясенең «ТАИФ» компаниясе белән хезмәттәшлеген билгеләп үтте («Кече Италия» проекты, биопластиклар җитештерү заводын төзү проекты).

Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе России Паскуале Терраччаноны Татарстанга танышу өчен чакырды.  

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гарри Корен белән очрашты.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Израиль – югары технологияләр иле, сәнәгатьтә, электроникада, башка юнәлешләрдә зур нәтиҗәләргә ирешкән ил. Без Израиль коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, мөнәсәбәтләребезне активлаштырырга кирәк.

 


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанда соңгы елларда зур халыкара чаралар узды, дип билгеләде. Җәй көне Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Шул ук вакытта республикада янгын сүндерү-гамәли спортка аерым игътибар бирелә, дип ассызыклады ул.

Ярышлар 2018 елның 14-19 февралендә Казанда узачак. Барлык командалар җитди сайлау циклын узган.

Бүген Сочида Россия инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күргәзмәне карады. 

Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектларны тәкъдим ителә. Биредә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге инвестицион проектлар тәкъдим ителгән. 

Күргәзмәдә Краснодар крае, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Санкт-Петербург, Саратов, Тула, Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы стендлары тәкъдим ителгән. 

Дмитрий Медведев күргәзмәдә Татарстан Республикасы стендын да карады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган алдынгы проектларны тәкъдим итте. Бу, шул исәптән, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, Иннополис инновацион шәһәре, "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм башкалар. 

Шуннан форумның  "Регионнарга инвестицияләр - киләчәккә инвестицияләр" пленар утырышы узды, анда Дмитрий Медведев чыгыш ясады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты.

Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды. 

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. 

Искәртик, 2013 ел ахырында ТР Мәгариф һәм фәни министрлыгы белән "Римера" ЯАҖ арасында кадрлар әзерләү өлкәсендә багланышлар турында Килешү имзаланды. Әлеге проектны Стратегик инициативалар агентлыгы хуплады һәм аны "Татарстанның киләчәге колледжы" дип атадылар. Проектны "АЛНАС" ҖЧҖ ("Римера" төркеменә керә) һәм Әлмәт һөнәри колледжында гамәлгә ашырдылар. 

Бүгенге очрашу барышында  квалификацияле эшче кадрларны әзерлү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International