Бүген Сочида Татарстан Республикасы Россия инвестицион форумы кысаларында "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисад банкы)" һәм "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тышкы икътисад банкы рәисе Сергей Горьков кул куйдылар.
Меморандумга кул куяр алдыннан Рөстәм Миңнехановның Сергей Горьков белән эшлекле очрашуы узды. Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнашкан очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә кайбер инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өлешендә Тышкы икътисад банкы белән хезмәттәшлек, башка юнәлешләр буенча эш итү мәсьәләләре тикшерелде.