Төбәкләрдә Тышкы икътисад банкының сертификацияләнгән менеджерлары урынына ачык сайлап алулар үткәрелә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Тышкы икътисад банкының сертификацияләнгән менеджерлары урынына кандидатлар сайлап алулар үткәрелә. Аларның төп максаты төбәкләрдә инвестицияле проектларны эзләү һәм аларга ярдәм күрсәтү булачак.

Сертификацияләнгән менеджер роленә төбәк үсеше институтлары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, төбәк бизнесы вәкилләре кандидатуралары карала, һәм шулай ук хакимият органнары һәм инвестицион-финанс өлкәсендә тәҗрибәсе булганнар да бу урынга дәгъва кыла ала. Платформада гаризалар кабул итү 2018 елның 21 февраленә кадәр дәвам итә.

Тышкы икътисад банкы командасы түбәндәге электрон адреска юлланган барлык сорауларга җавап бирергә әзер: regions@veb.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International