"Остаз" бөтенроссия форумында түрә 2.0 образын җыйдылар

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Ачыклык, кызыксындырылганлык, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга әзерлек, карарлар кабул иткәндә әхлак принциплары, буыннан-буынга тапшыру сәясәтен үткәрү – хакимият органнарындагы бүгенге көн идарәчесе ия булырга тиешле сыйфатларның тулы булмаган исемлеге әле бу, дип тәгаенләделәр 13 февральдә "Остаз" бөтенроссия форумы кысаларында  узган "Түрә 2.0 – дәүләт хезмәтендә остазлык" дискуссиясендә катнашучылар.

"Теләсә кайсы җитәкче үзенең китүеннән соң, инде билгеләнгән курста кискен борылыш булмасын өчен, аның уйланган максатларына, кыйммәтләренә теләктәш булган команда калуын тели.  Мин буыннан-буынга тапшыру тарафдары", – дип Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов үз фикере белән уртаклашты.

Ул үз төбәгенең яшьләр хөкүмәте җитәкчесе белән таныштырды һәм өлкә белән идарә итүгә "түрә 2.0" форматындагы яшьләр килсен өчен алмашны бүгеннән үк әзерләве турында җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International