Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида уза торган инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Россия Федерациясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баруда преференцияле шартлар тудырылган территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләү сораулары Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенә (РИТА) кергән төбәкләрнең губернаторлары катнашкан фикер алышуларның төп темасы булды.
Фикер алышуларда Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае һ.б губернаторлар, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.