13 февральдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә старт алган "Остаз – 2018" беренче бөтенроссия форумында гына да 13 меңнән артык кеше булып китте, дип хәбәр итте Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) коммуникацияләр буенча директоры Игорь Карачин.
Аның сүзләренә караганда, остазлык темасы белән кызыксынучылар бик күп. Оештыручылар форумның беренче эш сәгатьләрендә үк шундый аншлаг булыр дип көтмәгәннәр.
"Кеше без фаразлаганнан күпкә күбрәк килде. Чараларның бөтен өч көненә алдан теркәлүне 10 меңгә якын катнашучы башкарды, әмма беренче эш сәгатьләрендә үк мәйданнарыбызда 13 мең кешене кабул иттек", - дип белдерде Игорь Карачин.
Форум остазлык хәрәкәтен үстерү, шулай ук остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләрен алга таба тиражлау һәм Россия төбәкләренә кертү өчен аларны эзләү һәм җыю максатыннан үткәрелә.
Форумның төп юнәлешләре түбәндәгеләр: "Җитештерүдә остазлык", "Бизнеста һәм эшкуарлыкта остазлык", "Социаль өлкәдә остазлык" һәм "Мәгарифтә һәм түгәрәкләр хәрәкәтендә остазлык".
Форум эшендә Россия Федерациясенең барлык 85 субъектыннан, иң эре корпорацияләрдән, хакимият органнарынннан вәкилләр һәи бизнес вәкилләре катнаша.
Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаша. Форумда катнашучылар арасында шулай ук Эшкуарлык Фабрикасы, Талантлар университеты, республиканың югары уку йортлары һәм предприятиеләре вәкилләре бар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына күпфатирлы йортларга идарә итү һәм күпфатирлы йортларда урыннар милекчеләренең гомуми мөлкәтен тоту буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында" карарына (алга таба – проект) багышланган гавами консультацияләр үткәрү хакында мөрәҗәгать алынды.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен күрсәтелгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.
Үзегезнең искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адрес буенча юллавыгызны үтенәбез: Nail.Madiev@tatar.ru.
9 февральдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең чираттагы съезды кысаларында Россия Федерациясе Президенты катнашында дәүләт һәм бизнес үзара хезмәттәшлегенең юнәлешләре турында фикер алышу булды. Фикер алышуга чыгарылган мөһим мәьәләләрнең берсе тикшерү-күзәтү эшчәнлеге булды.
Чара барышында әйтеп узылганча, 2018 елда төп игътибар нәкъ менә тикшерү-күзәтү эшчәнлеген мәгълүматлаштыруга биреләчәк. Дәүләт контроле реформасы кураторы – Ачык хөкүмәт мәсьләләре буенча Россия Федерациясе министры Михаил Абызов сүзләренә караганда, тикшерүчеләр белән эшкуарлар арасындагы багланышлар "бары тик цифрлаштырылган" булырга тиеш. 5 елдан соң күзәтү органнары бизнес белән "бер тәрәзә" режимында гына эш алып барырга тиеш булалар.
12 февральдә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турындагы федераль закон проектын Дәүләт Думасында карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышында әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан каралды һәм, кайбер күрсәтмәләрне исәпкә алып, хупланды.
Эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Думасының тикшереп тору һәм регламент комитеты рәисе Ольга Савастьянова сүзләренә караганда, закон проектының карала торган редакциясенә РФ субъектларыннан 92 бәяләмә алынган, аларны исәпкә алып һәм алынган бәяләмәләргә нигезләнеп, Дәүләт Думасының 6 комитеты закон проектын, искәрмәләрне исәпкә алып, 1 нче укылышта концептуаль кабул итүне хуплаган. фикер алышулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерләнде, аны исәпкә алып, закон проекты инде быелның 19 февралендә тикшереп тору һәм регламент комитеты утырышында каралачак. Проектны Дәүләт Думасы утырышларында язгы сессиядә карау планлаштырыла.
Проект тексты, шулай ук кергән бәяләмәләр белән, сылтама буенча үтеп, закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасындагы Россия Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы күпфункцияле үзәкләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән өчен түләү һәм башка түләүләр башкару хисабына гариза бирүчеләрдән акчалар алу хокукын бирү турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Закон проектында каралганча, тиешле нигезләмәне "Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясына кертү тәкъдим ителә.
Әлеге закон проектын кабул итү бюджет системасы керемнәре белән идарә итүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешләренә уңай йогынты ясаячак.
Закон проекты тексты белән Закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасында танышырга мөмкин.
Бүген Актаныш авылында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" форматында очрашты. Киңәшмәне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фаттахов алып барды. Киңәшмәдә район икътисады үсешендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын борчыган проблемалар анализланды.
"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге республика эшкуарларына 2018 елның 19 - 20 апрель көннәрендә Сеул шәһәрендә (Корея Республикасы) Россия экспорт үзәге тарафыннан «Russian Gastro Week» циклыннан чаралар үткәрелү турында хәбәр итә.
Чара кысаларында Россиядә җитештерелгән туклану продуктларының зур күргәзмәсе, шулай ук азык-төлек продукциясе экспортерларының һәм җитештерүчеләренең Корея импортерлары һәм дистрибьютерлары белән максатчан В2В очрашулары булыр дип көтелә.
Чарада катнашу өчен ТР экспортына ярдәм үзәгенә түбәндәге электрон адрес буенча гариза, документлар исемлеге һәм белешмә җибәрергә кирәк: tatexport@yandex.ru, тел: (843)524 76 70 2018 елның 20 мартына кадәр).
"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасы 2018 елның 19 февралендә республика товар җитештерүчеләре өчен "Лента" компаниясенең эшләү стандартларына багышланган уку-укыту семинары була дип хәбәр итә. "Лента" компаниясе вәкилләре товар китерүчеләр белән эшләүнең үз стандартлары турында тәфсилләп сөйләячәк һәм сәүдә өчен сатып алу сессиясен үткәрәчәк.
Чара барышында шулай ук "Алибаба" халыкара сәүдә мәйданы вәкилләренең чыгышы планлаштырылган.
Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында булачак: Казан ш., Пушкин ур., 18 нче й.
Катнашу түләүсез. Катнашу өчен түбәhttps://lenta.sovettorg.ruндәге адрес буенча теркәлергә кирәк.
Үз продукциясен "Ашан" сәүдә челтәренә кую белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Ашан"ның федераль категорияле менеджерлары белән очрашуга чакырабыз. Алар 2018 елның 14 һәм 15 февраль көннәрендә «ВолгаПродЭкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә булачак.
Форумның рәсми сайтында электрон рәвештә теркәлергә һәм бушлай билет алырга мөмкин: http://www.expoagro.ru/rus/visitors/zprig.
Моннан тыш, 2018 елның 19 февралендә республика товар җитештерүчеләре өчен "Лента" компаниясенең эшләү стандартларына багышланган уку-укыту семинары булачак.
Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: https://lenta.sovettorg.ru