Standard&Poor’s Халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең кредит рейтингын ВВВ инвестиция дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Моңа кадәр илгә спекуляция дәрәҗәсе дип йөртелә торган ВВ+ бирелгән иде. Агентлык рейтинг буенча фаразны "позитив"тан "тотрыклы"га үзгәртте.
Бер үк вакытта дөньядагы башка иң эре рейтинг агентлыгы Fitch, ул Россия рейтингын соңгы өч елда инвестиция дәрәҗәсеннән түбәнрәк төшерми, үзе биргән бәяне раслады – "позитив" фараз белән ВВВ.
Иң эре агентлык - Moody’s - Россия рейтингын әлегә үзгәрешсез калдырды: 26 гыйнвардан Россиянең суверенлык рейтингы буенча фаразын, Ва1 дәрәҗәсен раслап, "тотрыклы"дан "позитив"ка кадәр яхшыртты. Әлеге рейтинг инвестицияләр буенча түгел.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" Федераль законның 20 һәм 23¹ статьяларына һәм "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 350062-7 номерлы федераль закон проекты карала.
Проектта лицензия бирә торган органга алкогольле продукцияне ваклап сатуга кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшергәндә тикшерү максатыннан сатып алулар башкару мөмкинлеген бирү тәкъдим ителә.
Закон проекты тексты белән, сылтама буенча үтеп, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин.
2018 елның 21 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашында 2017 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2018 елга бурычлар буенча Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының XXIII утырышы булды.
Утырыш кысаларында шәһәр эшкуарлары өчен күргәзмә павильоннары оештырылган иде. Яр Чаллы шәһәре Бизнес-инкубатор үзәге җитәкчесе Илья Колесников Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Үзәк резидентлары продукциясен күрсәтте.
Чистайда, Яр Чаллыда, Казанда һәм Алабугада урнашкан Бизнес-инкубатор үзәкләре кече бизнеска үсешенең иң беренче стадияләрендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар белән бергәләп, «Мастер» Кама индустриаль паркында булды.
«Мастер» КИП территориясендә «Чаллы шәһәре» алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе резидент компанияләре дә урнашкан.
Моннан тыш, 2016 елда «Мастер» КИП белән «Моношәһәрләрне үстерү фонды» НКБО арасында килешү имзаланган иде, аның буенча «Мастер» КИПны үстерүнең 6 нчы чираты проектын гамәлгә ашыру өчен заем акчалары җәлеп ителгән иде. 2017 елның сентябрендә проект буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, арендага тапшыру өчен җитештерү урыннары әзерләнгән. Бүгенгә монда 23 предприятие урнашкан. Резидентларны җәлеп итү эше дәвам итә.
«Мастер» КИП территориясендә Рөстәм Миңнеханов «Седан» фильтрлар заводы» АҖдә (авто-, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы өчен фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар, сәнәгать билгеләнешендәге фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар чыгару), «Кама азык-төлек җайланмалары заводы» ҖЧҖдә (технологик суыткыч җайланмалар җитештерү) булды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «№ 3 шәһәр поликлиникасы» ДАСУда булды.
Поликлиникага капиталь ремонт ясалган, капремонтка акчалар Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән. Капремонт 2017 елның апрелендә башланган, 2017 елның декабрендә тәмамланган. Моннан тыш, поликлиника өчен 21 млн. сумга төрле диагностика җайланмалары сатып алынган.
Поликлиника 61 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Көндезге стационар да бар (65 ятак).
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советы утырышында катнашты. Чара Балалар һәм яшьләр өчен №1 шәһәр иҗат сараенда узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларының товарларыннан һәм продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Советы утырышында катнашты.
Чара 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр сарае мәйданында узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы шәһәренең предприятиеләре һәм оешмаларының продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Төп доклад белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
"Чаллы шәһәре тотрыклы үсешен дәвам итә һәм, тормыш һәм бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булдырып, республикада күпчелек социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора. - диде Наил Мәһдиев. - Чаллы эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Безнең эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе - уңай демография һәм гражданнарыбызның гомер озынлыгы артуы. 17 елда беренче кат эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирештек. Тормыш сыйфатын арттыру нигезе - икътисад".
Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 2 процентка арткан, сәнәгать производствосы индексы - 117 %.
"Мондый нәтиҗәләргәбез, беренче чиратта, шәһәрнең төп предприятиесе "КАМАЗ" ГАҖ тәэмин итте, аңа шәһәр икътисады бәйле, - диде Чаллы мэры. - "КАМАЗ" план күрсәткечләрен арттырып эшләгән, автомобильләр җитештерү 12 процентка артты".
Мәһдиев билгеләгәнчә, 2017 елда 46 млрд. сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән, бу узган ел дәрәҗәсе. Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алганнан бирле инде ике ел узды. Нәтиҗәдә 21 компания Чаллыда бизнесларын ачкан. Проектны гамәлгә ашыру башыннан резидентларның өстәмә инвестицияләре 14 млрд. сум тәшкил итте, һәм 2500 эш урыны булдырылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыштагы чыгышында билгеләгәнчә, Чаллы шәһәренең бөтен казанышлары һәм проблемалары турында республика җитәкчелеге белә һәм тиешле хәл итү юлларын табарга тырыша.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркында булган - елдан ел парк үсә бара һәм файдалы мәйданын арттыра, бүген ул 850 кв. метр тәшкил итә.
"Бүген инде "Мастер" КИПның алтынчы чираты эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бизнес үстерү өчен искиткеч мәйданчык һәм Россиядә андый проект юк. "Мастер" КИП резидентларының 68 млрд. сумлык табышы - лаеклы күләм, минемчә, тагын да эшләп була. Безнең бурычыбыз "Мастер" КИП мәйданчыкларын 1 млн. 300 мең кв. метрга җиткерү, программа бар, ышанам, аны гамәлгә ашырып була".
Чаллының потенциалы гаять зур, бу республикабызда икенче шәһәр, Чаллының тулаем региональ продуктка кертә торган өлеше гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, алга таба "КАМАЗ" ГАҖ үсеше, бөтен планнарны чынга ашыру бик мөһим. Шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ - кече һәм урта бизнес үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм, әлбәттә, "КАМАЗ" - безнең илкүләм горурлыгыбыз.
Уд искәрткәнчә, "КАМАЗ-мастер" командасы 15 нче кат "Бедуин алтыны"н катлаулы көрәштә яулады.
Чаллы - авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен иң эре мәйданнарның берсе, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен сата алуны тәэмин итүне тәкъдим итте. Чаллыда махсус мәйданчык булырга тиеш.
Сәламәтлек саклау өлкәсе турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чаллыда инфекцион хастаханәне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан акча биреләчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан "Алкоголь продукциясен "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып дистанцион ысул белән ваклап сату өлешендә Россия Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектына гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз. Фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
"Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" Коммерциячел булмаган партнёрлыгы" Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы 2018 елның 20 февралендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ бинасында үтте.
Утырыш барышында Коллегиядә катнашучылар Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмаларның Технологик үсеш агентлыгы белән үзара эш итү тәҗрибәсе һәм хезмәттәшлеге перспективаларын киңәйтү турындагы мәгълүматны тыңладылар һәм аның буенча фикер алыштылар, "Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды" КБОның үсеш перспективаларын тикшерделәр.
Утырыш кысаларында Казан милли- тикшеренү технологик университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы С.В.Юшко университетның инновацияле эшкәртмәләре һәм перспективалы проектлары турында доклад белән чыгыш ясады.
Президент грантлары фонды социаль әһәмиятле проектларны, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы хөкүмәтнеке булмаган коммерциягә карамаган оешмалар арасында 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурслар уздыру турында игълан итә.
Гариза Президент грантлары фондына, президентскиегранты.рф рәсми сайтына урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутырып, электрон документлар рәвешендә тапшырыла. .
Чарада Татарстан Республикасыннан "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасарлары Наталья Баркова һәм Светлана Порфирьева, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлеге хезмәткәре Булат Ширәев катнашты.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы мондый киңәшмәләрне барлык федераль округларда да үткәрергә уйлый.
КФҮ өчен үзәк бурычларның берсе дип күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын бизнес өчен сервислар хисабына киңәйтү аталды.
"Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды" Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 41 нче Халыкара технологияләр һәм төзелеш материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Күргәзмә 2018 елның 8 маеннан 12 маена кадәр Төрек Республикасы башкаласы Истанбул шәһәрендә (TUYAP CONVENTION & CONGRESS CENTRE күргәзмә үзәгендә) узачак.
Урыннарның чикле булуы сәбәпле, кызыксынган эшкуарларны 2018 елның 22 февраленә кадәр үз ниятләре турында ТР Экспортка ярдәм үзәгенең tatexport@yandex.ru электрон почтасына яисә +7 987 225 04 58 телефон номеры буенча хәбәр юллауларын сорыйбыз.