YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL Халыкара технологияләр һәм төзелеш материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

"Татарстан  Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды" Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен  YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 41 нче Халыкара технологияләр һәм төзелеш материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Күргәзмә 2018 елның 8 маеннан 12 маена кадәр Төрек Республикасы башкаласы Истанбул шәһәрендә (TUYAP CONVENTION & CONGRESS CENTRE күргәзмә үзәгендә) узачак.
Урыннарның чикле булуы сәбәпле, кызыксынган эшкуарларны 2018 елның 22 февраленә кадәр үз ниятләре турында  ТР Экспортка ярдәм үзәгенең tatexport@yandex.ru электрон почтасына яисә +7 987 225 04 58 телефон номеры буенча хәбәр юллауларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International