Лицензия бирә торган органга тикшерү максатыннан сатып алу башкару мөмкинлеген бирү тәкъдим ителә

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында  "Этил спирты,  алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт  тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү  турында" Федераль законның 20 һәм 23¹ статьяларына һәм "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 350062-7 номерлы федераль закон проекты карала.

Проектта лицензия бирә торган органга алкогольле продукцияне ваклап сатуга кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшергәндә тикшерү максатыннан сатып алулар башкару мөмкинлеген бирү тәкъдим ителә.

Закон проекты тексты белән, сылтама буенча үтеп,  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International