Россиянең кредит рейтингы күтәрелде

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Standard&Poor’s  Халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең кредит рейтингын ВВВ инвестиция дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Моңа кадәр илгә спекуляция дәрәҗәсе дип йөртелә торган ВВ+ бирелгән иде. Агентлык рейтинг буенча фаразны "позитив"тан "тотрыклы"га үзгәртте.

Бер үк вакытта дөньядагы башка иң эре рейтинг агентлыгы Fitch, ул Россия рейтингын соңгы өч елда инвестиция дәрәҗәсеннән түбәнрәк төшерми, үзе биргән бәяне раслады – "позитив" фараз белән ВВВ.

Иң эре агентлык - Moody’s - Россия рейтингын әлегә үзгәрешсез калдырды: 26 гыйнвардан Россиянең суверенлык рейтингы буенча фаразын, Ва1 дәрәҗәсен раслап, "тотрыклы"дан "позитив"ка кадәр яхшыртты. Әлеге рейтинг инвестицияләр буенча түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International