"Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" Коммерциячел булмаган партнёрлыгы" Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

"Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" Коммерциячел булмаган партнёрлыгы" Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы 2018 елның 20 февралендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ бинасында үтте.

Утырыш барышында Коллегиядә катнашучылар Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмаларның Технологик үсеш агентлыгы белән үзара эш итү тәҗрибәсе һәм хезмәттәшлеге перспективаларын киңәйтү турындагы мәгълүматны тыңладылар һәм аның буенча фикер алыштылар, "Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды" КБОның үсеш перспективаларын тикшерделәр.

Утырыш кысаларында  Казан милли- тикшеренү технологик университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы С.В.Юшко университетның инновацияле эшкәртмәләре һәм перспективалы проектлары турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International