Сәнәгать паркларын үстерүгә Татарстан Републикасының карашы иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе буларак тиражланырга лаеклы, дип саныйлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгында

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Татарстанда Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри яктан яңадан әзерләү буенча Россиядә тәүге "Территорияләрне стратегик үстерү" программасы эшли башлады. Республиканың төрле районнарыннан  гыйбарәт дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрдән гыйбарәт  30 кешелек төркем укуга кереште. Программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган һәм 500 академик сәгатькә исәпләнелгән.

Программа стратегияләр, программалар һәм проектлар эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга әзер булган һәм дә территорияне үстерү һәм аның стратегиясен билгеләү өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр чыгарырга, шулай ук Татарстан Республикасы хакимиятенең дәүләт һәм муниципаль органнары хезмәткәрләренең квалификация дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International