Казанда икътисадый концентрацияне контрольдә тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 23 марты, җомга

2018 елның 22 мартында Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Аның темасы "Конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмы буларак икътисадый концентрацияне контрольдә тоту" дип билгеләнгән иде.

Конференция эшендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең (МКФХ)  үзәк аппараты һәм аның территориаль органнары вәкилләре, башка дәүләт һәм региональ хакимият органнары, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, экспертлар һәм эшкуарлар катнашты.

Доклад белән МКФХнең Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Михаил Теодорович, МКФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Павлов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация буенча идарәсе башлыгы Артур Пологов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International