"Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм аларга өстәмә белем бирү ресурс үзәге Кама Аръягы территориясендәге коммерциягә карамаган оешмалар җитәкчеләре белән "Грант хисаплылыгы" темасына адреслы мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча эшлекле очрашулар циклын башлап җибәрә. Беренче эшлекле очрашу Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында быелның 23 мартында 15.00 сәгатьтә (Химиклар проспекты, 74Б) була.
Әлеге очрашулар кысаларында грант бирүче оешмаларга хисап төзү үзенчәлекләре, мондый документларның формалары, шулай ук аларны тапшыру сроклары каралачак.
ККОның һәр җитәкчесенә "Перспектива" ресурс үзәге экспертларыннан индивидуаль консультацияләр алу мөмкинлеге биреләчәк, бу социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда җитди ярдәм булачак, шулай ук оешмаларга киләсе конкурсларда зур күләмнәрдә финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган идеаль грант тарихын булдырырга ярдәм итәчәк.
"Перспектива" ресурс үзәгенә 8-965-599-55-26 телефоны аша шалтыратып, очрашуда катнашырга язылырга һәм тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.