Бүген Татарстан Республикасының юл төзелеше өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре делегациясе иң эре чараларның берсе булган INTERTRAFFIC AMSTERDAM 2018 уза торган Амстердам шәһәрендә бизнес-миссия үти.
Бу күргәзмә яңа технологияләр һәм җиһазлар белән танышу, үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итү өчен, шулай ук яңа эшлекле партнерлар белән очрашу һәм элемтәләр урнаштыру өчен иң яхшы урын булып санала. Эшкуарлар бизнесны үстерү стратегиясе, нәтиҗәле бизнес-системалар төзү һәм, әлбәттә инде, базарда лидерлык турында чыгышлар тыңладылар.
Делегатлар дөньяның төрле илләреннән килгән юл техникасын җитештерүчеләр белән очраштылар, шулай ук Intertraffic Amsterdam 2018 күргәзмәсендә үткәрелгән конференциядә катнаштылар, анда юллар куркынычсызлыгын югары дәрәҗәгә күтәрү максатыннан юл төзелеше өлкәсендәге иң яңа уйлап табулар турында фикер алыштылар.
INTERTRAFFIC AMSTERDAM 2018 күргәзмәсендә катнашу – үзеңнең инновацияле эшләнмәләреңне тәкъдим итү, «Tecnival», «Stars Plastic group Limited» «Aplis Molds & Plastic Co.» халыкара компанияләре профессионаллары белән тәҗрибә алмашу, шулай ук транспорт индустриясе өлкәсендәге яңалыкларны белеп тору өчен бер дигән мөмкинлек.