ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Май ахырына кадәр «Развитие-НТИ» (дедлайн 21 майда) һәм «СТАРТ-НТИ» (дедлайн 31 майда) программалары буенча ике яңа конкурска гаризалар кабул ителә

Конкурсларның максаты - Милли технологик инициативаларның чаралар планнарын ("юллар карталары"н) (алга таба - МТИ юллар карталары) гамәлгә ашыру максатларында түбәндәге юнәлешләр буенча НИОКРга ярдәм итү: Аэронет; Автонет; Маринет; Нейронет; Технет; Хелснет; Энерджинет; Түгәрәк хәрәкәте.

Гомуми макроикътисадый вәзгыятьне, Россиядәге  соңгы икътисадый вакыйгаларны исәпкә алып, финанс базарларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары турында Казанда  «FINPORT» бизнес-конференциясендә фикер алышачаклар. Бу базарларны үстерү өчен программаларны гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миөнеханов куйган бурыч булып тора


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXV сессиясе булды. Бу чарада каралган төп мәсьәләләрнең берсе 2030 елга кадәр башкаланы социаль-икътисадый үстерү стратегиясе булды.

Социаль бурычларны хәл итүдә хакимият органнарының һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге, җәмгыять мәсьәләләрен хәл итүгә дәүләтнеке булмаган секторны катнаштыру механизмнары һәм перспективалары, социаль эшкуарлыкны үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу. 

Татарстанлылар үзләренең финанс грамотлылыгын Бөтенроссия финанс зачеты кысаларында тикшерә һәм эшкуарлык компетенцияләрендә сынап карый алалар. Тест 30 сораудан гыйбарәт. Аны узар өчен http://finzachet.ru сайтында авторизация үтәргә кирәк. 24 һәм аннан күбрәк сорауга җавап биргән катнашучы персональ  сертификат алачак. 

Кече һәм урта бизнесның торышы һәм аның Россия икътисадындагы ролен көчәйтү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышу. 23 майда Санкт-Петербургта узачак Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы үз алдына әнә шундый бурычлар куя. Анда федераль һәм региональ закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре, кече һәм урта компанияләр җитәкчеләре, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүче дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, банк секторы, консалтинг һәм юридик компанияләр вәкилләре катнаша ала.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Чәршәмбе көнне (2018 елның 18 апреле) Эшкуар йортында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз сорауларын бирә алачак. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.

Татарстан эшкуарлары экспортның хокукый аспектларын уку-укыту семинары кысаларында өйрәнә алачак. Экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары өчен чара 18 апрельдә 10 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й.) узачак. Оештыручылары - "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге. 

Чимал булмаган экспортны арттыру, тышкы икътисадый эшчәнлектә эшләү алымнары, төрле өлкәләрдә экспорт мөмкинлекләре һәм чикләүләр турында Казанда 27-28 апрель көннәрендә фикер алышачаклар. Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й.)  «ЦПЭ - иң яхшы тәҗрибәләр» экспортерлар клубы" халыкара конференция узачак. 

"Бизнес-тренинг остасы" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда шәхес буларак үстерү тренерлары, бизнес-тренерлар, коучлар,  консалтинг компанияләр консультантлары, белем бирүнең интерактив алымнарын куллана торган һәм кыска вакытлы укулар өлкәсендә тәҗрибәләре булган мөгаллимнәр катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International