"Бизнес-тренинг остасы" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

"Бизнес-тренинг остасы" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда шәхес буларак үстерү тренерлары, бизнес-тренерлар, коучлар,  консалтинг компанияләр консультантлары, белем бирүнең интерактив алымнарын куллана торган һәм кыска вакытлы укулар өлкәсендә тәҗрибәләре булган мөгаллимнәр катнаша ала.

Конкурс өч этапта уза. Беренче турда катнашу өчен билгеләнгән үрнәк буенча язылган гаризаны һәм әзерләнгән материалларны (1 нче кушымтада каралган  http://konkurs.biznes-trainer.ru/docs/prilojenie1.docx)  31 августка кадәр info@businesstrainer.co электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.  Документларда халыкара һөнәр стандартлары буенча категорияне һәм гариза бирелә торган номинацияне ("Иң яхшы методик компетенцияләр", "Һөнәр эзләүнең иң яхшы тренеры", "Иң яхшы тренинг режиссурасы", "Бизнесның яшәү циклы сегментында Иң яхшы стратегик үсеш тренеры", "Тренерлык инсайты") күрсәтергә кирәк.  Иң яхшы эшләр тапшырган бизнес-тренерлар ярымфиналга чыга, ул исә 2018 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу этап кысаларында иң яхшы программалар һәм катнашучыларның сценарий матрицалары сайлап алыначак. "Бизнес-тренинг остасы" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр декабрьдә өченче тур нәтиҗәләре буенча  игълан ителәчәк.

Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: http://konkurs.biznes-trainer.ru/#about

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International