ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2018 ел
шимбә

Үз эшен ачкан яки ачарга җыенган затлар өчен Россия Федерациясе Үзәк Банкы 18 һәм 19 апрельдә онлайн-марафон үткәрә. Иң яхшы экспертлар һәм эшкуарлар акчаларның эш өчен ничек эшләве һәм буталчык финанс проблемаларын ничек хәл итү турында сөйләячәк. Марафонда катнашу өчен, http://dengidela.com/ сылтамасы буенча үтеп, теркәлү узарга кирәк.

Татарстанлылар үзләренең финанс грамотлылыгын Бөтенроссия финанс зачеты кысаларында тикшерә һәм эшкуарлык компетенцияләрендә сынап карый алалар. Тест 30 сораудан гыйбарәт. Аны узар өчен http://finzachet.ru сайтында авторизация үтәргә кирәк. 24 һәм аннан күбрәк сорауга җавап биргән катнашучы персональ  сертификат алачак. 

16 апрельдә Эшкуар йортында (Казан ш., петербург ур., 28 нче й.) "Экспортның финанс кораллары" дигән семинар узачак. Башлана 9.30. Чара экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен оештырылган.  Курсны тыңлаучылар финанс оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне ничек корырга һәм экспорт эшчәнлегендә нинди коралларның булуы турында хәбәрдар булалар. 


13
апрель, 2018 ел
җомга

Бу көннәрдә Красноярскта үтә торган форумда чираттагы сәяси циклда Россия Федерациясенең булачак образы турында фикер алыштылар. Анда дәүләт сәясәтенең стратегик планлаштыру һәм проектлы идарә итү механизмнары аша кеше өчен булуы каралган. Төп тема -  "Россия 2018-2024: потенциалны тормышка ашырып"  Икътисадый форум эшендә 50 артык төбәктән вәкилләр катнаша. 

Май ахырына кадәр «Развитие-НТИ» (дедлайн 21 майда) һәм «СТАРТ-НТИ» (дедлайн 31 майда) программалары буенча ике яңа конкурска гаризалар кабул ителә

Конкурсларның максаты - Милли технологик инициативаларның чаралар планнарын ("юллар карталары"н) (алга таба - МТИ юллар карталары) гамәлгә ашыру максатларында түбәндәге юнәлешләр буенча НИОКРга ярдәм итү: Аэронет; Автонет; Маринет; Нейронет; Технет; Хелснет; Энерджинет; Түгәрәк хәрәкәте.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Чимал булмаган энергетикага карамаган экспорт потенциалы  һәм аны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен бик яхшы мөмкинлек", - дип бәя бирде бүген Казанда уза торган "Россиядә эшләнгән" төбәк трегына Фәрит Габделганиев. Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклылыкның һәм икътисадый үсешнең иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Һәм экспорт күләмен арттыру Татарстан Республикасы алдына куелган иң җитди бурычларның берсен тәшкил итә, дип ассызыклады Министр Габделганиев. 

Гомуми макроикътисадый вәзгыятьне, Россиядәге  соңгы икътисадый вакыйгаларны исәпкә алып, финанс базарларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары турында Казанда  «FINPORT» бизнес-конференциясендә фикер алышачаклар. Бу базарларны үстерү өчен программаларны гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миөнеханов куйган бурыч булып тора


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты.  Кунакларга күпфункцияле үзәкләр эшенең ничек оештырылуы һәм бизнес өчен административ киртәләр булып торган каршылыкларны җиңәр өчен башка уйлап табулар турында сөйләделәр.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Яңа эш урыннарын булдыру һәм шәһәр мохите сыйфатын яхшырту. Татарстан Республикасының моношәһәрләрен комплекслы үстерү программасына куелган максатлар әнә шундый. Эш башкару "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы һәм Татарстан Республикасы арасында Моношәһәрләрне үстерү буенча хезмәттәшлек турында генераль килешү кысаларында алып барыла. 

«Продукты Группы Российского экспортного центра» курсларын хәзер дистанцион рәвештә узып була. Алар Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) Экспорт мәктәбе көндезге семинары программасын тулысынча кабатлый, һәм еxportedu.ru белем бирү порталында теркәлгән кулланучылар аннан белем алу өчен файдалана алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International