Экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары семинарда катнашырга чакырыла

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Татарстан эшкуарлары экспортның хокукый аспектларын уку-укыту семинары кысаларында өйрәнә алачак. Экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары өчен чара 18 апрельдә 10 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й.) узачак. Оештыручылары - "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге. 

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- тышкы сәүдә эшчәнлегендә халыкара норматив хокукый актлар,

- алыш-биреш ясауга чит ил сатып алучысын чакыру, аның белән тышкы сәүдә контрактын килештерү һәм төзү этапларында актуаль булган халыкара хосусый хокук үзенчәлекләре;

- тышкы сәүдә алыш-бирешләре буенча бәхәсләрне судка кадәр хәл итү һәм судта карау механизмнары;

- интеллектуаль милек төрләре, халыкара базарларга чыкканда аларны яклау чаралары һәм чит илдә патентлауга финанс ярдәме кораллары.

Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлергә кирәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International