23 майда Санкт-Петербургта Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы узачак

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Кече һәм урта бизнесның торышы һәм аның Россия икътисадындагы ролен көчәйтү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышу. 23 майда Санкт-Петербургта узачак Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы үз алдына әнә шундый бурычлар куя. Анда федераль һәм региональ закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре, кече һәм урта компанияләр җитәкчеләре, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүче дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, банк секторы, консалтинг һәм юридик компанияләр вәкилләре катнаша ала.

Форумның эшлекле программасы "Россиядә эшкуарлык: уңыш тарихымы яки уңышсызлыклар академиясеме?" пленар сессиясе белән ачылачак. Катнашучыларны hard talk режимында диалог көтә, аның барышында Россия бизнесының яңа калка башлаган йолдызлары үз үрнәкләрендә казанышлар һәм безнең ил эшкуарлары өчен күбрәк хас булган уңышсызлыклар турында сөйләячәк. Форум кысаларында катнашучылар Россиядә кече һәм урта бизнесны үстерү аспектларын карап тикшерәчәк: финанс ресурсларыннан файдалана алу, җитештерү нәтиҗәлелеге, халыкара тәҗрибә һәм эшкуарлык активлыгын стимуллаштыруның тикшерелгән ысул-кораллары, цифрлы икътисадта кече һәм урта эшкуарлыкның киләчәге, Россия кече предприятиеләренең экспорт потенциалы. Эшлекле сессияләр барышында форумда катнашучылар шулай ук хәзерге таләпләр турында фикер алышачак һәм кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү юлларын билгеләячәк.

Әлеге чара Петербург халыкара икътисад форумының старт көне кысаларында узачак. Оештыручылары - «Росконгресс» Фонды һәм «ОПОРА РОССИИ» Гомумроссия иҗтимагый кече һәм урта эшкуарлык оешмасы.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International