Социаль эшкуарлыкны үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен Россия регионнарына "Региональ тәңгәллек: эзләү, үстерү, уңыш" слеты кысаларында күрсәттеләр

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Социаль бурычларны хәл итүдә хакимият органнарының һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге, җәмгыять мәсьәләләрен хәл итүгә дәүләтнеке булмаган секторны катнаштыру механизмнары һәм перспективалары, социаль эшкуарлыкны үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында социаль эшкуарларның Костромада узган "Региональ тәңгәллек: эзләү, үстерү, уңыш"  регионара форум-слетында катнашучылар фикер алышты. Чараны "Наше будущее" Фонды оештырган.

Слетта  бизнестан, социаль юнәлештә эшли торган коммерциягә карамаган оешмалардан, уку йортларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Киров, Кострома, Ярославль, Иваново һәм Орёл өлкәләре хакимият органнарыннан һәм ресурс үзәкләреннән 200 артык вәкил катнашты.

Татарстанда социаль эшкуарлыкны үстерү тәҗрибәсе белән Республика эшкуарлыгына ярдәм форндының Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов уртаклашты. Катнашучыларны ул бизнесның әлеге төре һәм социаль юнәлештә эшли торган коммерциягә карамаган оешмаларны үстерүнең экосистемасы моделе, шулай ук "Наше будущее" Фонды белән хезмәттәшлек һәм Казан (Идел буе) федераль университетының профильле уку-укыту программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән таныштырды. Ул әлеге экосистема бердәм мәгълүмат кырын уңышлы булдырырга, уку-укыту һәм акселерацион программаларын һәм кирәкле ярдәм чараларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Антон Дыганов сүзләренә караганда, 2017 ел ЦИССның, Татарстанны социаль үстерүнең университет үзәге буларак Казан федераль университетының һәм регионнарда уку-укыту программаларын һәм студентлар проектларын үстерү аша социаль эшкуарларны тәрбияләү системасын төзи торган "Наше будущее" Фондының уңышлы хезмәттәшлеге үрнәге булды.  Форумда катнашучылар һәм аны оештыручылар социаль эшкуарлыкны үстерү буенча Татарстанның уңай үрнәк булуын билгеләп үттеләр, нәтиҗәдә  "Наше будущее" Фонды киләсе слетны Казанда үткәрергә планлаштыра.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International