ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Быелның 1 июленнән башлап кайбер оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар онлайн-кассалар куллануга күчәргә тиеш. Алар арасында:

фараз керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын һәм салым салуның патент системасын кулланучылар;

ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручылар;

 Татарстанның коммерциягә карамаган оешмалары 78,8 милион сумны Россия Президенты грантларын бирүгә 2018 елда уздырылган беренче конкурс йомгаклары буенча оттылар. Әлеге акчалар 58 социаль әһәмиятле, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм аларны яклау, мәдәният һәм сәнгать, тарихи һәйкәлләрне саклау өлкәсенә караган проектны гамәлгә ашыруга тотылачак. 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

 Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.

11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. 

Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә  Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.

5 июньдә "РАМАДА" отелендә персонал белән идарә итү буенча #WOWHR_KAZAN конференциясе була

Белгечләр Digital-проектлар һәм персонал белән дөрес идарә итүдә IT-кораллар турында сөйләячәкләр. Катнашучылар бизнесны трансформацияләү буенча, хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы проектлар, бизнес коралы буларак уеннардан файдалану кейслары, персоналны укыту һәм кызыксындыру турында белем алачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.

Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. 

Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:


2
июнь, 2018 ел
шимбә

"Республиканың һәр кешесе Стратегия-2030 га үз инициативасын кертә ала". Бу сүзләр белән Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Чаллының нефть-газ химиясе һәм автомобиль төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.  Ул быел 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә 3 ел булуын искә төшерде. 


1
июнь, 2018 ел
җомга

Эшкуарларга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсен Ленинград өлкәсеннән килгән белгечләр үзләренә өлге итеп алды. Әлеге өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәләр һәм казанышлар сере белән республиканың Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов уртаклашты. "Мондый эшкуарларга ярдәм итү максатыннан укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлекне таныту өчен инновацияле мәйданнар булдырылды", - дип сөйләде Дыганов. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International