Тукай районында экологик производствоны "Авылда эшкуарлык" программасына нигезләнеп башлап җибәрәчәкләр

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Тукай районының Суровка авылында яшәүче яңа производствоны эшләтеп җибәрергә һәм әйләнешне киңәйтергә планлаштыра.  Ул ТР Икътисад министрлыгының һәм Гарантия фондының ташламалы махсус продуктыннан - "Авылда эшкуарлык"тан файдаланучы беренче кеше булды. "ПКФ ЛИДЕР" ҖЧҖнең экологик яктан чиста һәм экономияле "Эковата" җылылыкны изоляцияләү материалын җитештерү тәҗрибәсе бар инде. Хәзер компания целлюлоза сүсеннән юл хуҗалыклары өчен тотрыкландыра торган өстәмә эшләү яңа җитештерү иниясен эшләтеп җибәрергә планлаштыра. ТР Гарантия фонды йөкләмә алуы белән җәлеп ителгән кредит акчалары җитештерү өчен чимал (макулатура) һәм материаллар сатып алуга тотылачак. Яңа производство ачылу нәтиҗәсендә Суровкада яңа 5 эш урыны барлыкка киләчәк - эш хакы - 25 000 сум.

Исегезгә төшрәбез, "Авылда эшкуарлык" дип аталган махсус ташламалы продукт эшкуарларга (КФХ, ШЭ, Авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы, шул исәптән сату (сәүдә) кооперативлары һәм КУЭның башка субъектлары) махсус шартларда Фонд поручительствосын алырга мөмкинлек бирә. Бу очракта авыл җирлегендә мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре (кредит, займ, лизинг) суммасыннан елына 0,5%тан алып 705ка кадәр комиссия алына.    

  Программаның төп шартлары:

- поручительлекнең максималь күләме - 70%ка кадәр; 

- кредитлауның максаты - инвестицияләр, әйләнештәге акчаларны арттыру; 

- поручительлекне бүләкләү - поручительлекнең гамәлдә булуның бөтен срогы дәвамында поручительлек суммасыннан елына 0,5%;

- үз тәэмин ителеш - заем алучы йөкләмәләре суммасыннан кимендә 30%;

- поручительлекнең  максималь срогы - финанс оешмасы тарафыннан бирелгән финанслау срогына + 120 көн. 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International