"ИННОКАМ" Кама кластеры Россиядә беренчеләрдән булып ECEI методологиясе буенча Көмеш сыйфат сертификатына лаек булды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

"ИННОКАМ" Кама кластеры Россиядә беренчеләрдән булып ECEI методологиясе буенча Көмеш сыйфат сертификатын алды. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп шартларының берсе - конкуренциядә катнаша алган продукция җитештерү, ә сыйфат - конкуренциядә катнаша алуның нигезен тәшкил итә: "Бу исә планлаштырылган нәтиҗәләргә мәнфәгатьле барлык якларны канәгатьләндерүне күз алдында тоткан системалы сыйфат менеджментын куллану хисабына гарантияләнгән ирешү дигәнне аңлата. Сыйфат системасы базар таләпләренә һәм нормалар таләпләренә ярашлы булырга тиеш. Сертификатланган сыйфат системасы булу оешмада барлык процессларның да үзара шома гына керешеп баруын күрсәтә.

Аудит нәтиҗәсе кластер структурасын нәтиҗәле төзү һәм кластерга идарә итү һәм аны үстерү эшчәнлеген оештыруның индикаторы булып тора, ә сертификат - халыкара үсеш стандартларына туры килүне тану һәм кластерны таныту ул. Бәяләү ESCA Европа эксперты тарафыннан 2 көн дәвамында кластерның махсуслашкан оешмасына эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча 30 күрсәткеч буенча барып анкета тутыру, шулай ук кластерда катнашучылардан интервьюлар алу рәвешендә үткәрелде.

 2016 елдан башлап Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Дөньякүләм дәрәҗәдә инвестицияләр өчен кызыклы инновацияле кластерлар-лидерларны үстерү " өстенлекле проекты гамәлгә ашырыла, анда Россиянең 12 инновацияле кластеры, шул исәптән "ИННОКАМ" Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры да бар.                                                                                                                                                                                                                                                  

Өстенлекле проект кысаларында стратегик юнәлешләрнең берсе итеп кластерга идарә итү системасын камилләштерү билгеләнгән, ул үз эченә кластерның махсуслашкан оешмасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чараларны да ала. Үткәрелә торган чараларның төп нәтиҗәсе кластерга халыкара стандартлар буенча сертификат бирү булырга тиеш.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International