Республиканың Икътисад министрлыгы җитештерүчеләрне региональ бренд теркәү мәсьәләсендә консультацияләячәк

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы региональ җитештерүчеләргә товарның барлыкка килү урыны аталышын теркәү буенча консультация ярдәмен күрсәтәчәк. Бу хәл төбәкнең традицион һәм халык кәсепләрен популярлаштыру һәм үзебезнең илдә һәм халыкара базарларында күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.

Икътисад министрлыгының инновацияле эшчәнлек бүлеге хезмәткәрләре булышлык күрсәтәчәк. Дәүләт теркәвен узу һәм интеллектуаль мөлкәт буенча федераль башкарма хакимияткә (Роспатент) заявка тапшыру мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча мәгълүмат алырга мөмкин: (843) 524-90-25 яки түбәндәге электрон почта аша: Danat.Lunkov@tatar.ru

Бүген Роспатент реестрында Татарстаннан 2 билгеләмә товар барлыкка килгән урын атамасы сыйфатында теркәлгән. Икътисад министрлыгы белгечләре билгеләп узганча, әлеге исемлеккә регионнардан шактый товар күләме керергә мөмкин, чөнки республикада уникаль милли калорит бар.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International