Чаллыда алман машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе турында сөйләшәчәкләр

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

10 октябрьдә Яр Чаллыда "Алман машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе" темасына технологик семинар узачак. Чарада Алманиянең Тюрингия Ирекле җирләре сәнәгать предприятиеләреннән делегатлар катнашында Турингия компаниясе үрнәгендә тармакны үстерү тенденцияләре күрсәтеләчәк.

Чара программасында – тематик түгәрәк өстәлләр:

- Инновация – һәм компания өчен "зарурлык". Компаниягә техник яңалыклар керткәндә менеджмент системасы;

- Мониторингны яхшырту һәм вакуум процессларын җайга салу юлы белән җайланмалар өчен нәтиҗәле LifeCycleManagement;

- Бер үк вакытта тирәнлеккә бораулау һәм фрезерлау эше белән югары җитештерелешле металл эшкәртү үзәкләре.  "Бер җайланма – ике технология: тирән бораулау һәм фрезерлау";

- Югары төгәллекле пресс-формаларны әзерләгәндә материал бөгелүенә цифрлы анализ нәтиҗәләрен куллану;

- Гофроваллар җитештергәндә цифрлаштыру – югары төгәллек тәэмин итү, тирәнтен бораулау буенча иң яңа технологияләрне куллану һәм тигез өслекле, үтә юка, югары дәрәҗәдә ныклы өслек җәю;

- Заманча технологияләр һәм сыйфат: чиста шартларда җитештерү – модульле чиста биналар һәм күчереп йөртелә торган чиста зоналар.

Семинарның эш программасы Татарстан Республикасы һәм Тюрингия Ирекле җире сәнәгый предприятиеләре арасында В2В сөйләшүләр алып бару белән тәмамланачак.

Көннең икенче яртысында аерым очрашулар һәм Яр Чаллы ш. сәнәгый предприятиеләрен карау планлаштырыла.

Тулырак итеп түбәндәге телефон аша: +7 (8552) 53-07-07 (өст. 208), моб.: +7 (965) 625-79-16, эл. почта: tregubova.e@innokam.pro.

Семинар КНИТУ-КАИ "Машина төзелеше" Алман-Россия инжиниринг үзәге белән хезмәттәшлек турында элегрәк имзаланган килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры ярдәмендә узачак.

Тюрингия (Алмания) Ирекле җире делегациясе составына түбәндәге предприятиеләрдән вәкилләр кергән: MaicomQuarzGmbH, ZM VakuumGmbH, SchülkenFormGmbH, SAMAG SaalfelderWerkzeugmaschinenGmbH, ColandisGmbH, FrieseGmbH, SPORTidentGmbH, itemIndustrietechnikGmbH, PORTEC GmbH, ATURIS.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International