Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясе алуга конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итү дәвам итә.
Бүләк түбәндәгеләргә бирелә:
- Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциясез секторны үстерүгә шактый өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге югары профессиональ осталык дәрәҗәсе белән аерылып торучы, яңалыгы булган һәм оригиналь фәнни тикшеренүләр өчен;
- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә күп еллык шәхси өлеш керткән өчен.
Катнашу өчен 2018 елның 13 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппаратына заявка җибәрергә кирәк, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Батурин ур., 7А.
Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга була: http://oprt.tatar/blog/2018_god/2018-08-20-318
Белешмәләр өчен телефон: 567-80-93, 567-80-99
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте