Татарстанлылар лом әзерләү эшчәнлеге өлкәсендә лицензия контроле буенча эксперт була ала

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Кара металл, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә дәүләт лицензия контроле өлкәсендә эксперт исемен алуга аттестацияләү старт алды. Теләге булган һәркем дәгъва белдерүче була ала.

Экспертлар кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең лицензия таләпләрен үтәвен тикшерүләр өчен җәлеп ителәчәк.

Аттестацияне узу өчен 1 октябрьгә кадәр эш тәҗрибәсен һәм квалификацияне раслый торган документлар җыелмасын түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 515 каб. (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Лицензияләү бүлеге).

 Өстәмә мәгълүматларны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: 5249092, 5249149, 5249148.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International