Балык бистәсендә һәм Лаешта КО социаль проектларын гамәлгә ашыру буенча семинарлар узачак

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Балык Бистәсеннән һәм Лаеш районнарыннан социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның, территориаль иҗтимагый үзидарәнең вәкилләре, шулай ук әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыру теләге булган гражданнар белем бирү семинарларында катнашуга чакырыла.

Грант заявкаларын гамәлгә ашыру һәм социаль проектларга акча җәлеп итү буенча чаралар 7 сентябрьдән 11енә кадәр узачак. Балык Бистәсендә семинар 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Ленин ур., 83 Г (район мәдәният йорты), Лаешта – 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Беренче май урамы, 39 (Лаеш муниципаль районы советының кече залы).

Семинарлар сериясен "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО Социаль өлкә инновацияләре үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары ярдәмендә уздырачак.

Белгечләр СЮКОларга грант, конкурс һәм бүтән төрле финанс ярдәме программалары турында, СЮКО эшчәнлек нигезе буларак социаль проектлау турында, социаль проектлау буенча белем бирү программалары турында сөйләячәкләр. Әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсе белән Россия Президенты грантлары конкурсында җиңүчеләр уртаклашачак.

Чара – түләүсез. Катнашу мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була: +7 (843) 222-90-60 (өст.211, 212) яки түбәндәге электрон почта буенча: ciss.rt@mail.ru

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International