26 октябрьдә Татарстанда "Перезагрузка 2.0" дип аталган Эшкуар компетенцияләрен үстерү форумы була. Чара бер көн дәвамында, тукталып та тормыйча, "Татнефть Арена"да узачак.
Бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев республиканың Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондының ярдәм программаларында катнашуын активлаштыру мәсьәләсендәге семинар-киңәшмәдә катнашты.
Быел 2000 татарстанлы "Син - эшкуар" программасы буенча белема ала алачак. Мәгариф проекты 20 октябрьдә старт ала. Аның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгына аларны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән ярдәм итү.
Казан, Әлмәт һәм Лаеш – Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингында лидер. Икътисад министрлыгы белгечләре 2018 елның гыйнвар-август айларына статистика әзерләде.
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстанда суыткыч техникасы җитештерү эше белән танышты. Ведомство башлыгы Яшел Үзәндә урнашкан Серго исемендәге заводта булды.
"Россиядә икътисадый активлык үсеше тенденциясе саклану күзәтелә. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләгәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия тулай эчке продукт үсеше 101,8% дәрәҗәсендә көтелә". Бүген Дәүләт советында узган Парламент тыңлауларында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев шундый мәгълүмат китерде.
Мәскәүдә социаль эшкуарлыкны үстерү һәм алга җибәрүгә керткән өлеш өчен ел саен бирелә торган "Яхшылык импульсы" VII премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Премияне "Безнең киләчәк" Төбәк социаль программалар фонды гамәлгә куйган.
Мәскәүдә "Уңышлы гаилә - уңышлы Россия!" исемле беренче Гаилә эшкуарлары форумы узды. "Экспоцентр" мәйданчыгында илнең 80нән артык төбәгеннән вәкилләр җыелган иде. Чараның инициаторы - Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы.
2018 елның 24-25 октябрь көннәрендә Федераль таможня хезмәте теләктәшлегендә беренче тапкыр Халыкара таможня форумы узачак - бу 1999 елдан бирле уздырылган "Таможня хезмәте" еллык махсуслаштырылган күргәзмәнең яңа форматы. Форум Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә оештырыла.
Казанда "ТИСБИ" Идарә университетында "Яшьләр эшкуарлыгы: үсеш нокталары" дип исемләнгән студентлар форумы узды
Форумның максатлары берничә иде. Аеруча мөһимнәре арасында: