18 октябрьдә планлы эшләргә бәйле рәвештә "Южный" КФҮ (Җиңү пр., 100) документлар кабул ителмәячәк. Бу хәл трансформатор подстанциясендә планлы эшләр уздыру аркасында электрдан өзүгә бәйле. Зарурлык булган очракта үзәккә килүчеләр "Минем документлар" офисының иң якында, Җиңү Проспекты, 214 адресында урнашканына (КФҮ Совет бүлеге) мөрәҗәгать итә ала. Калган көннәрдә "Южный" филиалы штат режимында эшләячәк.
Яңа элемтәләр булдырырга һәм уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышырга. Татарстан Республикасына шундый максат белән Германиядән менеджерлар килде.
2018 елның 9 гыйнварында "Сыналган бизнес" интернет ресурсы – provbiz.ru эшләтеп җибәрелгәнне бирле проектка 15 меңнән артык уникаль кулланучы кереп караган. Яндекс.Метрика аналитик хезмәте белешмәләренә караганда, алар бөтенесе бергә сайтта 2 минуттан артык булып, 43 меңнән артык сәхифәне караган.
2018 елның 24-25 октябрь көннәрендә Федераль таможня хезмәте теләктәшлегендә беренче тапкыр Халыкара таможня форумы узачак - бу 1999 елдан бирле уздырылган "Таможня хезмәте" еллык махсуслаштырылган күргәзмәнең яңа форматы. Форум Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә оештырыла.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Идарәи кадрларны әзерләү буенча Президент программасын уңышлы тәмамлап чыкты. Укыту эше Казан (Идел буе) федераль университетында гамәлгә ашырылды.
Яр Чаллыда кер юу машиналары һәм кухня җиһазлары буенча Haier заводы төзелешенә 232 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциясез оешмасының күзәтүчеләр советы утырышы нәтиҗәсендә билгеле булды.
17 октябрьдә "УМНИК" программасы буенча конкурста катнашучылар һәм катнашу теләген белдерүчеләр түләүсез консультация ала алачак. Яшь галимнәр өчен семинар 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында узачак. Тыңлаучыларның сорауларына Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондының иҗтимагый вәкилләре җавап бирәчәк. Чара кысаларында кирәкле документларны әзерләү, асылда, заявканы дөрес рәсмиләштерү турындагы мәсьәләләр каралачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Башта ул изоляция торбалары производствосы белән танышты.
Unilever корпоратив акселераторында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Компания 4 юнәлеш буенча бизнес-проектларга ярдәм күрсәтергә әзер:
- продуктлар җитештерү - туңдырма, соуслар һәм чәйнең яңа рецептуралары, табигый консервлау һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү;
Татарстан КФҮ эшчәнлеген оештыру буенча лидер позицияләрен алып тора. 2018 елның беренче ярты еллыгында әлеге юнәлештә Россия Федерациясе субъектларының эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре хакында Дагыстан Республикасының Каспийское шәһәрендә җиткерделәр, биредә Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләренең россиякүләм форумы булды. Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы төзегән рейтинг буенча Татарстан Республикасы әлеге чор йомгаклары буенча күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) эшчәнлеген оештыруның югары дәрәҗәсен күрсәткән төбәкләр төркеменә эләккән.