Мәскәүдә "Уңышлы гаилә - уңышлы Россия" исемле гаилә эшкуарлары форумы узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә "Уңышлы гаилә - уңышлы Россия!" исемле  беренче Гаилә эшкуарлары форумы узды. "Экспоцентр" мәйданчыгында илнең 80нән артык төбәгеннән вәкилләр җыелган иде. Чараның инициаторы - Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Форумның ачылышында чыгыш ясаган РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин ассызыклаганча, "Гаилә бизнесы – ул эшкуарлык кына, икътисад кына түгел. Гаилә бизнесы белән шөгыльләнүчеләр еш кына спортка, сәнгатькә, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзелешенә ярдәм итә. Элекке чорларда Россия җәмгыяте тормышының төрледән-төрле өлкәләрендә гаилә династияләренең күпме эшләр башкарганы барыбызга да яхшы  мәгълүм. Бүген, гаилә эшкуарлыгы пәйда булу белән, аеруча социаль өлкәдә дәүләтнең кирәкле һәм мөһим эшләрендә катнашуның әлеге традицияләре дә яңадан торгызыла. Бу бик дөрес, чөнки гаилә - җәмгыять һәм дәүләтнең таянычы ул". Аның фикеренчә, Форум традицион чарага әйләнәчәк һәм эшкуарлыкның шушы юнәлешен торгызу һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә булышачак.

Татарстан Республикасын төрле эшчәнлек өлкәләреннән компанияләр тәкъдим итте: Белоглазова Е.Е. КФХ - сөт ризыклары, ИП Зарипова Миләүшә Вәккасовна - йөк ташу, "Төбәкара сөйләм неврологисе үзәге" - медицина хезмәтләре, ИП Кожевников В.Ф. - нәшрият эшчәнлеге.
Форумда катнашучыларның фикерләре.
"Хатын-кызлар инициативасы" Татарстан төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Татьяна Ларионова һәм  "Төбәкара сөйләм неврологисе үзәге" ҖЧҖ директоры Адель Загретдинов: "Гаилә эшкуарлыгына ярдәм иткәннәре өчен Фоурмны оештыручыларга зур рәхмәт. Бу Форум беренче мәртәбә уздырылуга карамастан, ул илебезнең төрле почмакларыннан шактый зур санда катнашучыларны җыйды. Форумның бәхәс мәйданчыкларында Россиядә гаилә эшкуарлыгына ярдәм һәм теләктәшлек мәсьәләләре һәм аның үсеш перспективалары каралуы, ә күргәзмә павильоннарында сәнәгатьнең җиңел һәм азык тармаклары үрнәкләре тәкъдим ителүе бик яхшы булды.
Россия һәрвакыт үзенең нык гаиләләре белән көчле булды һәм тарихи шулай килеп чыккан ки, инкыйлабка чаклы чорда илебездә гаилә бизнесы дәүләт терәген ныгыткан, аның ышанычлы таянычы һәм ярдәмчесе булган.
Әлеге чара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр, традиционга әйләнер һәм безнең илдә гаилә эшкуарлыгы үсешенә булышыр дип өметләнәбез".
Владимир Кожевников: "Бу форумның нәкъ менә РФ ССП химаясендә узуы искиткеч. Бәхәс мәйданчыкларында бик кызыклы мизгелләр булды, өйрәнерлек һәм гамәлдә кулланылырлык нәрсәләр шактый. Шунысы игътибарга лаек, пленар сессиядә эшкуарлардан сораштыру бизнес алып бару өчен актуаль мәcьәләләрнең берсе - салым салу булуын күрсәтте. Хөкүмәттә моны ишетсеннәр иде. Гаилә бизнесын мирас итеп алу, гаилә эшкуарлыгына салым салу, Бөтенроссия гаилә компанияләре клубын төзү турында темалар кызыклы иде. Беренче форум уңышлы үтте, дәвамы булыр дип ышанам".

Форум кысаларында берничә бәхәс мәйданчыгы оештырылды: "Гаилә-бизнес-дәүләт: уңышлы партнерлык өлешләре", "Форсайт-практикум: бизнес-алга!" Бер урында тормаган предприятиеләр өчен технологияләр", "Нәтиҗәлелек өчен кооперация - үсешнең яңа мөмкинлекләре", "Гаилә бизнесы - чит илдә бу ничек эшли" халыкара кунакханәсе".

Утырыш барышында катнашучылардан сораштыру үткәрелде. Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча пленар утырышта тәкъдимнәр төзеләчәк, аларны гамәлгә ашыру гаилә компанияләренә кирәгеннән артык административ киртәләрне җиңәргә һәм бизнесны тагын да нәтиҗәлерәк алып барырга ярдәм итәргә тиеш.

Форум эшендә федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, бизнес, эксперт бергәлек вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International