Республиканың Икътисад министрлыгында Татарстанның Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондының ярдәм программаларында катнашуы турында сөйләштеләр

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев республиканың Инновацияләргә булышлык күрсәтү фондының ярдәм программаларында катнашуын активлаштыру мәсьәләсендәге семинар-киңәшмәдә катнашты.

2017 елда Фонд тарафыннан "УМНИК", "СТАРТ", "Коммерцияләштерү", "Развитие-НТИ" ярдәм программалары буенча конкурслар уздырылды. "Коммерцияләштерү" конкурсы йомгаклары буенча Татарстаннан гомуми 59 млн сумлык 4 проект җиңүче булды; "Развитие-НТИ" программасы буенча гомуми 112 млн сумлык 9 проект җиңде (Энерджинет, Аэронет һәм Автонет юнәлешләре буенча – 1әр заявка, Нейронет һәм Технет буенча – 3әр заявка). Конкурста Казаннан һәм Яр Чаллыдан, Шулай ук Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Питрәч һәм Чистай муниципаль районнарыннан эшкуарлар катнашты; "УМНИК" яшь галимнәргә ярдәм программасы буенча 14,5 миллион сумлык 29 проект хупланды; башлап җибәрүче кече инновация компанияләренә ярдәм итүдә "СТАРТ" программалары буенча 49,9 миллион сумлык 22 проект хуплау тапты.

Тулаем алганда, хупланган проектлар саны буенча Татарстан Республикасы гадәттәгечә лидер төбәкләр исемлегендә һәм 4 нче урында тора (Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе кебек төбәкләрдән соң).

Быел "Развитие-НТИ" программасының өченче чираты буенча зур конкурс булды инде, биредә Татарстан Республикасыннан 123,2 миллион сумлык 7 проект җиңү яулады. "Коммерцияләштерү" программасы буенча 52 миллион сумлык 5 проект җиңүче булды.

Хәзерге вакытта "Кооперация" программасы буенча, шулай ук "УМНИК" һәм "СТАРТ" программалары буенча конкурска заявкалар кабул итү (1 ноябрьгә кадәр) дәвам итә.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев яшь галимнәрне һәм башлап җибәрүче эшкуарларны әлеге конкурсларда активрак катнашырга чакырды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International