Премиум-класслы бензин җитештерү һәм КамАЗ автомобильләренең өр-яңа модель рәтен базарга чыгару Фәрит Габделганиев: "Сәнәгый җитештерү үсеше яңа куәтләр кертүне тәэмин итәчәк"

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

 "Россиядә икътисадый активлык үсеше тенденциясе саклану күзәтелә. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләгәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия тулай эчке продукт үсеше 101,8% дәрәҗәсендә көтелә". Бүген Дәүләт советында узган Парламент тыңлауларында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев шундый мәгълүмат китерде. Ул 2019-2024 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, сәнәгый җитештерү үсеше яңа куәтләрне кертүгә китерәчәк. Агымдагы елда каталитик риформинг җайланмасын файдалануга кертү ниятләнә, бу премиум-класслы бензиннар җитештерә башларга мөмкинлек бирәчәк. "ТАНЕКО"да ЭЛОУ-АВТ- 6 җайланмасын сафка бастыру эшкәртелә торган нефть күләмен 14 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Компания "ТАИФ-НК" Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны төгәлли. "Түбән Кама Нефтехим"ның изопрен-мономер заводында июньдә елына 160 мең тонна куәтле изобутилен производствосы файдалануга кертелгән. Ел ахырына кадәр модернизацияләнгән изопрен җайланмасы төзелешен тәмамлау ниятләнә.  2019 елда "Түбән Кама Нефтехим"да елына 60 мең тонна куәтле дивинил-стирольле синтетик каучук производствосы төзелеше буенча проектны гамәлгә ашыру көтелә. Шиннар комплексында тоташ металл кордлы шиннар җитештерүне арттыру проектын гамәлгә ашыру нитләнә. "Казаноргсинтез"да үз этилен производствосын киңәйтү һәм поликарбонатлар заводын модернизацияләү каралган. Түбән Кама Нефтехимда яңа ЭП-600 производствосын һәм 2022 елда куәтләр кертүне күздә тоткан пиролиз продуктларын эшкәртү буенча бәйле производстволарны төзү планлаштырылган. Республиканың машина төзелеше комплексында 2019 елга КАМАЗда кабиналар каркасы заводы төзелешен тәмамлау һәм магистраль семьялыктан К5 буыны КамАЗ автомобильләренең өр-яңа модель рәтен базарга чыгару ниятләнүен билгеләп үтәргә кирәк. "Форд Соллерс" Татарстанда автокомпонентлар җитештерүне алга таба локальләштерүне үстерә. "ПОЗИС" предприятиесе сентябрьдә төп продукцияне серияле җитештерү тулысынча автоматлаштырылган, яңартылган җитештерү комплексын файдалануга керткән. "Хайер" компаниясе 2019 елда кер юу машиналары җитештерү буенча заводны сафка бастырырга ниятли. Киләчәктә аш-су бүлмәсе техникасы җитештерү заводын төзү күздә тотыла.

2021 елда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында беренче ТУ-160 модернизацияләнгән самолетын чыгару көтелә.

Республиканың энергетика тармагында да байтак инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Агымдагы елның августында "Татэнерго" Казан ТЭЦ-1дә 230 МВт куәтле ике пар-газ энергия блогы сафка бастырылган. 2021 елга "ТАИФ" компаниясе "Түбән Кама Нефтехим"да 495 МВт куәтле пар-газ җайланмасын төзергә ниятли. "Татэнерго" Зәй ГРЭСын модернизацияләү проектын эшли.

Челтәр компаниясенең инвестиция проектларын планлы рәвештә гамәлгә ашыру бара.  Фаразлар нигезендә, сәнәгый җитештерүнең чагыштырма бәяләрдәге күләме 2019 елда тулаем алганда –  103,3%, алга таба ел саен 102,5-104,3% тәшкил итәчәк.

2018 елда авыл хуҗалыгында продукция күләме 263,3 млрд сумлык бәяләнә, чагыштырма бәяләрдә үсеш - 1,9%. Агросәнәгать парклары төзү, шул исәптән авыл җирлегендә, перспективалы юнәлеш булып санала, дип белдерде министр. Быел Зәй шәһәрендә пилот проекты төзелеше башланган.

Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, инвестицияләр күләме  668,9 млрд сум тәшкил итәчәк, дип исәпләнә, бу, 2017 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 31,2 млрд сумга күбрәк. Урта вакытлы чорда инвестицияләр үсеше темплары 100,5-102,1% дәрәҗәсендә фаразлана.

Фараз чорында инвестицияләр күләме үсеше эре предприятиеләрнең, махсус икътисадый зоналарның яңа резидентлары һәм өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләренең планлаштырылган инвестиция проектлары хисабына тәэмин ителәчәк.

Республикада бүген дүрт өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли: Чаллыда, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада.

"Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясенә 24 резидент җәлеп ителгән. Алар резидент статусын алган мизгелдән 4,5 млрд сум капитал салган һәм 2 меңнән артык яңа эш урыны булдырган.

"Түбән Кама" өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясендә 3 резидент теркәлгән. Тулаем алганда, дүрт өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе гамәлдә булу 10 ел дәвамында 17 меңнән ким булмаган даими эш урынын булдырыр, 62 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәр дип көтелә.

Махсус икътисадый зоналарны актив үстерү дәвам итә:

- сәнәгый-җитештерү төрендәге "Алабуга", анда бүгенге көндә 57 резидент урнашкан, 29 предприятие сәнәгый-җитештерү эшчәнлеген алып бара, 6,5 меңнән артык эш урыны булдырылган.

-техник-кертү төрендәге "Иннополис", бүген инде 77 компания аның резиденты санала, 9 компания-партнер үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Лаеш районында икенче икътисадый зона мәйданчыгы үсеп килә, аның резиденты - Россиянең иң эре ИТ-компаниясе ICL.

Замана икътисадының төп бурычы - кече һәм уртакул бизнесны үстерүне тәэмин итү.

Фаразлар нигезендә, кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 2018 ел дәрәҗәсенә 1,2 тапкыр - 1,5 трлн сумга кадәр артачак.

Кече һәм урта эшкуарлык үсешенә төзелеп килүче бизнеска ярдәм инфраструктурасы булыша. Бүген республиканың бөтен сәнәгый җитештерү күләменең 10 процентын аларның резидентлары җитештерә.

Фараз чорында бизнеска ярдәм инфраструктурасы резидентлары җитештерә торган продукция үсешенең еллык уртача темплары гамәлдәге бәяләрдә 110% тирәсе тәшкил итәчәк.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре үсешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Агымдагы елның беренче яртысында үсеш 130% чамасы тәшкил иткән.

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә үсеш өчен потенциал бар. Өстәвенә, Татарстан Республикасы Президентының атна саен уздырылган мониторингы һәм контроле нигезендә, әлеге мәсьәлә белән республиканың барлык муниципаль берәмлекләре башлыклары шөгыльләнә.

Фәрит Габделганиев социаль күрсәткечләргә дә тукталды. Эшсезлек элеккечә чагыштырмача түбән дәрәҗәдә саклана - агымдагы елның август азагына 10,3 мең кеше эшсез сыйфатында теркәлгән. Фараз чорында эшче көчләр исәбеннән эшсезләр өлеше 0,7%тан артмаячак. Агымдагы елның гыйнвар-июль нәтиҗәләре буенча уртача айлык хезмәт хакы узган елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 8,6%ка арткан һәм 33 929  тәшкил иткән. Гадәттәгечә, югары хезмәт хаклары "Файдалы казылмалар чыгару", "Мәдәният, спорт, ялны оештыру өлкәләрендә эшчәнлек", "Электр энергиясе белән тәэмин итү" һәм "Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшчәнлек" тармакларында күзәтелә. Күрсәтелгән тармакларда хезмәт хаклары республиканың берничә муниципаль берәмлегендә уртача айлык хезмәт хакларының югары номиналь күләменә йогынты ясаган.

Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районнарда уртача айлык хезмәт хакы ,Татарстан буенча уртача белән чагыштырганда югарырак үсеш темплары булса да, республика күрсәткеченнән шактый түбәнрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International