Мәскәүдә "Яхшылык импульсы" премиясе лауреатларын бүләкләделәр

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә социаль эшкуарлыкны үстерү һәм алга җибәрүгә керткән өлеш өчен ел саен бирелә торган "Яхшылык импульсы" VII премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Премияне "Безнең киләчәк" Төбәк социаль программалар фонды гамәлгә куйган.

2018 елда премияне алуга Россиянең 56 төбәгеннән 258 гариза килгән. Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасыннан дәгъвачылар аеруча активлык күрсәткән.

Татарстанны тантанада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданнар тереклек эшчәнлеген икътисадый үстерү, инфрастуктурасы комиссиясе  рәисе Айрат Гыймадетдинов һәм Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов тәкъдим итте. Премиянең мәгариф партнеры - Казан (Идел буе) федераль университеты.

"Яхшылык импульсы" премиясен 8 номинациядә 11 лауреат алды.

"Социаль эшкуарлык үсешенә шәхси өлеш керткән  өчен" номинациясендә быел берьюлы өч лауреат җиңү яулады. "Кодабра" компаниясе - 6-17 яшьлек балалар өчен программалаштырырга һәм үз санлы проектларын - кушымталар, уеннар, сайтлар һәм видео - булдырырга өйрәтә торган санлы иҗат мәктәбенә нигез салучы Абрамова Дарьяның казанышлары билгеләп үтелде.

Икенче лауреат - "Тормыш төймәсе" проекты белән Демина Ирина. Бу - Россиядә ашыгыч ярдәмнең беренче дистанцион мониторингы һәм чакыру системасы. Сервис абонентлары чакыру төймәсе булган махсус җайланмалар ала, алар тәүлек буе эшли торган диспетчерлык үзәге белән элемтәгә керергә һәм кирәкле ярдәмне алырга мөмкинлек бирә.

Прокопович Степан шулай ук "Социаль хезмәтләр мегамаркеты" проекты өчен бүләккә лаек булды. Бу - социаль эшкуарларга һәм халыкка комплекслы ярдәм күрсәтүче яңа форматтагы шәхси социаль үзәк.

"Мәдәният өлкәсендә социаль эшкуарлык үсешенә шәхси өлеш керткән  өчен" номинациясендә җиңүне Россия халык артисты Сергей Безруков яулады.

«Социаль эшкуарлыкка ярдәмнең иң яхшы төбәк программасы өчен» номинациясендә Түбән Новгород өлкәсе бүләкләнде.

Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә куелган "Социаль эшкуарлыкка системалы якын килү" номинациясендә "Чемпионика" проекты белән "ФУТБОСТАРЗ" ҖЧҖ лауреат булды - ул 3-16 яшьлек балалар өчен Россиядә иң эре спорт үзәкләре челтәре.

"Социаль эшкуарлык үсеше буенча иң яхшы корпоратив программа өчен" бүләккә ике компания лаек булды: "Берләшкән металлургия компаниясе" АҖ һәм и Tele2.

 "Социаль эшкуарлык өлкәсендә иң яхшы Россия мәгариф программасы өчен" - Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, аның каршында RAISE Бөтенроссия социаль инициативалар акселераторы эшли.

"Социаль эшкуарлыкны иң яхшы яктырткан гаммәви-мәгълүмат чарасы" бүләге белән Россия ТАСС Мәгълүмат агентлыгы бүләкләнде.

"Санлы икътисад өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты өчен" номинациясендә Осипов Павел лауреат булды. Аның "Элита Плюс" компаниясе сукырлар, начар күрүчеләр һәм сукыр-саңгырау кешеләр өчен Брайль системасын кулланучы дөньяда беренче ElBraille («ЭльБрайль») компьютерын ясаган.

Чараны "Безнең киләчәк" Фонды директоры Наталия Зверева тәмамлады. "Безнең "Яхшылык импульсы" премиясе шундый күркәм традициягә әверелде. Шушы җиде ел эчендә социаль эшкуарларның бик зур эволюциясе булды, проектлар тагын да киңәя төште. Премиянең оештыру комитеты, иҗтимагый советы өчен сайлап алу катлаулана бара: сайлап алу гадел булырга тиеш, ә лаеклы проектлар күп, һәм бөтенесенә  ярдәм итәсе килә", - дип шәрехләде Зверева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International