Тимур Галиев: "Уңыш башында – мәгълүмат". 9 меңнән артык татарстанлы бизнес алып бару өлкәсендә белем ала алачак

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрьдә Татарстанда "Перезагрузка 2.0" дип аталган Эшкуар компетенцияләрен үстерү форумы була. Чара бер көн дәвамында, тукталып та тормыйча, "Татнефть Арена"да узачак. Интенсив укыту форматында Россия бизнесының аеруча уңыш казанган вәкилләре һәм спикерлары чыгыш ясаячак, алар үз эшеңне булдыру һәм аны үстерү өлкәсендәге уникаль тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Чаллының Ай-Ти паркында туры эфирда трансляция була. Форумда катнашучыларның гомуми саны 9000гә якын кеше булыр дип көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ТР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сөйләде. Ул 5 меңнән артык татарстанлының катнашучы буларак теркәлүен белдерде.

Форум - актив аралашу өчен мәйданчык, анда булачак партнерлар белән танышалар, белемнәре һәм тәҗрибәләрен уртаклашалар, эшлекле сөйләшүләр алып баралар. "Перезагрузка" - Россиянең төрле шәһәрләрендә уза торган һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Аның максаты - Россия икътисадын һәм бизнесын яңа дәрәҗәгә чыгару.

"Республика каршында торган төп бурыч - кече һәм урта бизнесның динамик үсеше өчен кирәк булганның барын да эшләү. Бүген гамәлгә ашырыла торган программалар инфраструктура булдыруга йөз тота - бу махсус икътисадый зоналар, теннопарклар, ИТ-парклар, өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләре. Татарстанда Россиянең барлык шундый инфраструктур карарларының 10 проценты тупланган, - дип билгеләп үтте Тимур Гомәров. - Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы безнең эшкуарларга ярдәм күрсәтү чаралары буенча зур эш алып бара. Без алар кулына үз бизнесларын алып баруның һәркем булдырырлык, чын мөмкинлекләрен бирәбез. Шул исәптән, микрофинанс займы буенча моңарчы күрелмәгән 7,5%лы ставка, факторинг программасы һәм башкалар. Тик бу кораллар, алардан файдалану күнекмәләре булмаса, файда китерә алмый. Әйтергә кирәк, яңарак үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә, бизнесның 70%тан артыгы, эшкуарларга бизнес алып бару күнекмәләре һәм белемнәре җитмәү сәбәпле, беренче ел эшләү дәверендә ябыла. Шуңа күрә дә Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан махсуслаштырылган укыту чаралары уздырыла. һәммәгезнең Эшкуарлык мәктәбе, Эшкуарлык фабрикасы, яхшы аты чыккан "Эшкуар әни" кебек проектлар турында ишеткәне бардыр, соңгысын без быел беренче мәртәбә республика территориясендә гамәлгә ашырдык. Фонд Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә 2017 елдан "Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру" укыту курсын гамәлгә ашыра, ул  117 600 сум күләмендә субсидия алу максатыннан, эшсез гражданнар тарафыннан бизнес планнар әзерләүгә һәм аларны комиссия алдында яклауга юнәлтелгән".

Форумга теркәлү kazanperezagruzka.ru сайтында ачылган.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International