Казанда "ТИСБИ" Идарә университетында "Яшьләр эшкуарлыгы: үсеш нокталары" дип исемләнгән студентлар форумы узды
Форумның максатлары берничә иде. Аеруча мөһимнәре арасында:
яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү;
бизнес-идеяләр, бизнес-проектлар (шул исәптән инновацияле) уйлап табучыларны инвесторлар һәм инновацияле продуктларга заказ бирүчеләр белән "очраштыру"га булышу;
дәүләт хакимияте органнарын, иҗтимагый һәм коммерция оешмаларын яшьләр эшкуарлыгына ярдәмгә җәлеп итү;
актив яшьләр арасында иҗади башлангычларны арттыру;
яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә ярдәм итү һәм башкалар.
Форумда катнашучылар бизнесны үстерүнең башлангыч этабыннан алып, бизнес белән хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенә кадәр, заманча эшкуарлыкның аеруча әһәмиятле мәсьәләләрен тикшерде. Бәхәсләр кысаларында ТР буенча "Син - эшкуар" федераль программасы менеджеры Тимур Фәйзуллин, "Яшьләр казанышлары" Казан үзәге" иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева, "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге (социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итүнең ресурс үзәге) җитәкчесе Антон Дыганов чыгыш ясады.
Форумда катнашучылар кофе-брейкта көч туплаганннан соң, бизнес-идеяләрне тестлау, проектны гамәлгә ашыру этаплары, Татарстан һәм Россиядә эшкуарлыкка ярдәм чаралары мәсьәләләренә багышланган мастер-класслар узды. Шундый мастер-классларның берсен Антон Дыганов үткәрде, ул студентларга идеяләрне үстерү һәм аларны тормышка ашыруга акча җәлеп итү өчен бихисап мөмкинлекләр булуын күрсәтте. Шундый мөмкинлекләр арасында - Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык уздырган конкурслар, "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" бәйгесе, "Агат" яшьләр эшкуарлыгына ярдәм фонды программалары, "Безнең киләчәк" фондының "Социаль эшкуар" конкурсы, аның кысаларында стартаплар 2 млн сум алырга мөмкин.