Бәйрәм көннәрендә КФҮ филиаллары кыскартылган эш көне режимына күчә

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә күпфункцияле үзәкләрнең филиаллары ("Минем документлар" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк.

3 ноябрьдә КФҮ бүлекләрендәге эш көне 1 сәгатькә кыска булачак.

Казан ш. КФҮнең Заречье, Яңа Савин, Мәскәү, Идел буе бүлекләре, Идел буеның өстәмә офисы, Совет һәм Южный бүлекләре килүчеләрне 8:00 сәг. башлап 17:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, Дәрвишләр бүлеге – 15:00 сәг. кадәр.

Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Чистай һәм Тукай районнарында "Минем документлар" офислары филиаллары шулай ук 17.00 сәг. кадәр эшләячәк.

КФҮнең районнардагы бүлекләрендә 3 ноябрь көнне эш көне 12.00 сәг. кадәр булачак.

4, 5, 6 ноябрьләр – күпфункцияле үзәкләрнең офисларында ял көннәре булачак, Казандагы Совет районы бүлегеннән тыш. Ул 5 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 19.00 сәг. кадәр эшләячәк.

Калган көннәрдә КФҮнең филиаллары гадәти режимда эшләячәк.

Визитларны планлаштырганда әлеге мәгълүматны тәгаенләштерүегез сорала.

КФҮ ("Минем документлар" офисларының) эш графигы белән, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр белән тулырак итеп http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга була.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International