Казанда булачак белем бирү семинарында республикада яшәүчеләрне социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү этаплары белән таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 7 ноябрь көнне КФУ "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында 16.00 сәгатьтә узачак. Чарада катнашучыларга социаль бизнес предприятиесен булдыру нигезләре һәм аның тотрыклылык критерияләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциясез оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанс һәм бүтән ресурсларны җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://innovationdevelopment2.timepad.ru/event/826908/
Мондый семинарлар айның һәр беренче чәршәмбесендә узачак.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге (Икътисад министрлыгы) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 233-72-87
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте