Социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларның "Елның иң яхшы социаль проекты" IV россиякүләм конкурсы старт алды. Конкурста коммерциячел оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар (СЮКО) катнаша ала.
Конкурс ике этапта уза:
Төбәк этабы – 2018 елның 20 ноябренә кадәр.
Федераль этабы – 2018 елның 20 декабренә кадәр, Конкурсның төбәк этабы йомгаклары буенча иң күп балл туплаган заявкалар нигезендә.
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: http://www.konkurs.rgsu.net/konkurs-2018/2018-10-22-02-44-47
Зарурлык булганда конкурсантлар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге белгечләреннән заявканы рәсмиләштерү буенча консультация алырга мөмкин, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Петербург ур., 28 й. (Эшкуар йорты), түбәндәге телефон буенча: (843) 222-90-60 (өст.211, 212) яки электрон почта аша: ciss.rt@mail.ru
Әлеге конкурс Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә "Россия дәүләт социаль университеты" ЮББ ФДБМУ Социаль эшкуарлыкны үстерү үзәге тарафыннан уздырыла. Ул иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә, гражданинның яшәеш шартларын яхшыртуга һәм (яки) аның үзенең төп яшәеш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин ит мөмкинлекләрен киңәйтүгә, шулай ук инвалидларны, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм катлаулы тормыш хәлендә калган затларны эшкә урнаштыруны, аларга ярдәм күрсәтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны һәм тәҗрибәләрне эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте