ИТ-кластерлар һәм төбәкләрне цифрлы трансформацияләү, төбәкнең технология компанияләре белән дәүләт эшендәге иң яхшы тәҗрибәләр. Бүген Казанда шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр. Татарстан башкаласында "Кластерларны үстерү өчен партнерлык" IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза, анда 500дән артык кеше катнаша. Болар –хакимият органнары, бизнес, академиклар бергәлеге, кластерлы үсеш үзәкләре вәкилләре, Европа һәм Азия-Тын океан илләреннән экспертлар.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп узганча, кластерлы кооперация үсеше мәсьәләләре аерым предприятие һәм оешмаларны гына түгел, ә тулаем алганда төбәкләрне һәм илне дә тотрыклы үстерү нигезе булып тора. "Россия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатларында безнең алда, тизләтелгән рәвештә үстерү һәм икътисадка, социаль өлкәгә, шулай ук икътисадның база өлкәләренә югары җитештерелешле экспортка юнәлеш алган сектор технологияләрен кертү юлы белән, илне алгарышлы фәнни-техник, технологик, социаль-икътисадый үстерүне гамәлгә ашыру буенча амбициоз бурычлар тора. Монда әһәмиятле роль югары җитештерелешле инновацияле кластерларга бирелә. Татарстанда моңа зур игътибар бирелә. Кластерлы алым – ул илне 2030 елга кадәр үстерү буенча дәвамлы стратегиябезнең нигезе", – дип билгеләде Алексей Песошин.
Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, соңгы елларда дәүләт һәм кластер оешмалары белән берлектә уздырылган уртак эш территорияләрне комплекслы үстерүгә ярдәм итте. "Бу эшчәнлекнең элек-электән килгән төрләренә булышу өстенә яңа инновацияле проектларны да тормышка ашыру, продукцияне дөнья базарында күрсәтүгә булышу, – диде Алексей Песошин. – Каманың "Иннокам" кластеры – машина төзү, ИТ, полимерлар өлкәсендәге сәнәгый кластер – республикабыз үсешенең драйверына әверелде. Кластерлы кооперация үсеше мәсьәләләре аерым предприятие һәм оешмаларны гына түгел, ә тулаем алганда төбәкләрне һәм илне дә тотрыклы үстерү нигезе булып тора."
Бүген пленар утырыш һәм берничә түгәрәк өстәл булды. Чарада катнашучылар илкүләм проектларны тормышка ашыру, инновацияле кластерда белемнәр белән идарә итү модельләрен эшләү, биомедицина кластерларын үстерүнең һәм белемнәргә идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында мәсьәләләр каралды.
Чара өч көн барачак. Конференция Татарстанның инновацияле, мәгариф һәм спорт инфраструктурасы объектларына танышу турлары белән төгәлләнәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте