"Перезагрузка 2.0" бизнес-форумына Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстаннан, Йошкар-Ола, Ульян өлкәләреннән, хәтта Казакъстаннан да катнашучылар килде. Чара барышында "Татнефть-Арена"да узган конкурс моңа дәлил булган. Шартлары бик гади – социаль челтәрләрдә #форумперезагрузка һәм #минэкономРТ хештегы белән фото урнаштырырга кирәк булган. Җиңүчеләрне очраклы сайлау методы белән билгеләделәр. Алар Казан, Уфа, Димитровград һәм Казакъстан кешеләре булып чыкты. Җиңүчеләргә алга таба Мәскәүдә һәм Казанда белем алу өчен билетлар тапшырылды.
"Перезагрузка"ның максаты – Россия икътисадын һәм бизнесын яңа дәрәҗәгә чыгару. Форум интенсив укыту форматында 1 көн барачак – Россия бизнесының иң уңышлы вәкилләре һәм спикерлар чыгыш ясаячак, алар үз эшеңне булдыру һәм аны алга этәрү өлкәсендә уникаль тәҗрибә белән уртаклашачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте