Заявка рәсмиләштерүдән башлап товарлар китертүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә кадәр. Дәүләт сатып алуларында уңышлы катнашу турында Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) узачак укыту семинарында сөйләячәкләр. Чара 1 ноябрьдә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр узачак.
Кече һәм урта бизнес субъектлары сорауларына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы һәм "КУЭ" корпорациясе" АҖ белгечләре җавап бирәчәк. Семинар кысаларында сатып алуларда катнашканда, кирәкле документлардан башлап шартнамә имзалау өлешенә кадәр, иң таралган хаталар каралачак. Бу вакытта эшкуарларга мондый җитешсезлекләрдән ничек качарга кирәклеге турында сөйләячәкләр.
"Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы федераль законның кайбер пунктлары аерым өйрәнеләчәк.
Чарада катнашу – түләүсез, сайтта теркәлү узарга кирәк: конкурентнаясреда.рф
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте