Бүген Чиләбедә узган "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы системасын үстерү" VIII Бөтенроссия конференциясендә якын елларда Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча нинди проектлар гамәлгә ашыралачагы хакында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Татарстанда 2019-2020 елларда гамәлгә ашырырга ниятләнгән яңа проектларны тәкъдим итте. Алар эшкуарлыкны популярлаштыруга, фермерларга ярдәм челтәрен төзү һәм авыл кооперациясен үстерүгә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясенә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ярдәменнән файдалана алу мөмкинлегенә (шул исәптән ташламалы финанслау) һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен шартларны яхшыртуга юнәлтелгән.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Россия Президенты Указында каралган максатларга, күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте