Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган "Интеллектуаль мөлкәт активлары белән идарә итүнең коммерция принциплары" белем бирү семинары узды.
Семинарда республикада эчке һәм чит ил базарлары өчен югары технологияле продукция чыгаручы, лицензия технологияләреннән файдаланучы, шулай ук үзләренең интеллектуаль активларын яклауга мәнфәгатьле компанияләрдән 30 артык вәкил катнашты.
Семинарда спикерларның чыгышлары продукция экспортына һәм лицензия технологияләре импортына, халыкара патентлаганда стратегия сайлауга, Интернет челтәрендә компанияләрнең интеллектуаль мөлкәтен яклау системасының заманча коралларына багышланган иде.