"Старт-карьера" проектын тәмамлаган 32 кеше быел 117 мең сумлык субсидия алды. Аларның һәркайсы бизнесларын сафка бастыруга юнәлтеләчәк. Проектларның күпчелеге хезмәтләр өлкәсендә гамәлгә ашырылачак. Аеруча кызыклы идеяләр арасында - балалар өчен театр төзү, логопедик үзәк, юридик контора, чәчтарашханә һәм ательелар ачу.
"Старт-карьера" проекты - 7 көнлек укыту курсы. Аның кысаларында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар эшкуарлык эшчәнлегенең хокукый, салым һәм финанс аспектларын өйрәнә, бизнес-план эшли һәм проектны эксперт комиссиясе каршында яклый. Укыту Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы теләктәшлегендә "Халыкның үзмәшгульлегенә ярдәм итү" программасы кысаларында уза. Дәресләрне Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Казан федераль университеты хезмәткәрләре, эшкуар-остазлар үткәрә.
Укыту программасы 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Узган ел үз эшләрен ачуга субсидияләрне 20гә якын татарстанлы алган.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте